Ике юл чатында...

Намаз укырга өйрәнгәндә миңа 20 яшь иде. Әкренләп Ислам кануннарын өйрәндем. Белсәгез иде, тормышы чәчәк ата башлаган кеше өчен аның нәрсә икәнен! Ислам дине – чисталык, матур, дөрес яшәү, һәм шулай яшәү өчен әле савап та алу бит ул. Минем хыялым ислам гаиләсе төзеп, Ислам кануннары буенча яшәү иде. Кайсы мәчеткә барып, вәгазь тыңлап, намаз укыйсым килсә, шунда бара идем, мине бер кеше дә тыймый, яшәвемнең мәгънәсе шул иде.

Хыялым изге булгач, аңа ирешү дә җиңел булыр төсле иде. Хәзер инде хыялда йөрткән кешене генә очратасы калды. Һәм мин аны очраттым. Дөресрәге, ул үзе мине эзләп тапты. Төннәр буе елый-елый Алладан сораган кешем өемә үзе килде. Икебезнең дә хыялларыбыз бер төсле булып чыкты. Өйләнештек. Яшәргә аларга күчтек. Ирем – әнисенең бердәнбер сөенече, ә мин ул сөенечне “урладым” булып чыкты. Мин артык тыйнак, кеше нәрсә әйтсә, шуңа ышанам, үз-үземне якларга кирәк дип тә белми идем. Дөрес, ирем әнисе янында мине яклый иде. Ләкин өйдә чыккан тавышның сәбәпчесе гел мин булдым. Ирем әнисенә артык бер сүз әйтсә, мин өйрәткән булып чыктым. Без ирем белән бер уйда, бер фикердә, нәрсәне ничек эшләргә – бер нәтиҗәгә киләбез, ләкин каенанага бу ошамый. Тавыш чыкмасын дип, ул дигәнчә яшибез. Өй эшләрен эшләп, ирем кайчан кайтыр икән дип, тәрәзәгә карап, гомернең ни чаклысы үткәндер. Иремә: “Әнием янына барыйм, иптәш кызларым белән аралашыйм”, – дисәм: “Хатын-кызның урыны өйдә, мин кайтканны көтеп утыр. Аллаһы тәгалә шулай кушкан, сабыр итәргә кирәк”, – дия иде. Һәм мин шулай яши бирдем.

Ләкин көннәрнең берсендә сабыр канатым сынды. Ни өчен мин гомеремнең иң матур чакларын шулай саргаеп үткәрергә тиеш? Минем шатланасым, көләсем, тулы тормыш белән яшисем килә. Тормышымның бөтен ялгышы да үземдә икәнен аңладым. Мин дин тотучы кешеләргә ышанып, аларга үземнең язмышымны тапшырганмын икән. Сабыр төбе гел сары алтын булмый икән.

Бу йорттан качу юлларын эзли башладым. Әниләргә киткәч, каенана артымнан килеп, алдалый-юмалый кире алып кайтып утыртты. Ләкин миннән туйгач, әниләреңә кайтып кит дип куып чыгаралар, сагынгач, әйдә кайт инде дип тагын алып кайталар.

Исламда хатын-кызның бурычлары белән бер рәттә хокуклары да язылган. Минем дә үз фикерем-уем, үз теләкләрем бар бит. Аларны алга чыгара башласаң, Исламда хатын-кыз иренә буйсынырга тиеш, иренең сүзеннән чыкмаска тиеш дип өйрәтәләр. Ләкин кешеләр, һәрвакыттагыча, үзләренә файдалы булган әйберне генә күрәләр.

Аллаһы тәгалә: “Кешеләрнең хәлләрен үзгәртмим, алар үз хәлләрен үзләре үзгәрткәнчегә хәтле”, – дигән. Димәк, мин дә бу канунны куллана алам. Минем бүтән кая типсәләр, шунда тәгәрисем килми.

Хәзер мин ике юл чатында: йә бар көчем белән көрәшергә, йә бөтенләй юкка чыгарга. Беренче юлны сайласам, аны ничек үтәргә?

Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: