Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ике фатир сатып, бала алдык (гыйбрәтле хәл)

Чит балага тәрбия бирүнең никадәр авыр икәнен һәммәбез дә белә. Ә менә әти-әнисе тәртипсез тормыш алып барган сабыйларны дөрес юлга кертү өчен тагын да тырышырга туры килә. Әмма тәрбиягә бала алучыларны бу куркытмый. Алар бар игътибарын, назын биреп әлеге сабыйларны тәрбияли, бәхетле итмәкче була. Лаеш районының Усад авылында яшәүче Шакировлар гаиләсе, бала алыр өчен Казандагы бар мөлкәтен сатып, авылга юл тота. 17-2

Алып китүләре кыен

  Мансур белән Елена соңлап кына танышалар. 2000 елда олы кызлары, 2009 елда кечесе дөньяга килә. Ул вакытта алар Казанда яши. “Телевизордан ятимнәр турында еш сөйлиләр иде. Караган саен йөрәгем өзгәләнә генә бит. Аз гына булса да файдам тисен дип, бергә эшләүче дустым белән ятимнәр йортына йөри башладым. Үзем белән күчтәнәч тә алып барырга тырышам. Бервакыт кинәттән генә дустым үлеп китте. Менә шуннан соң ятимнәр йортына хатыным белән йөри башладык”, – дип сөйли Мансур. Бер ятимне әти-әниле итәр өчен озак йөрергә туры килә аларга. Хыялларын тормышка ашырыр өчен фатирларының кечкенә булуы ачыклана. “Опека бүлегенә баргач, сездә балалар үстерү өчен шартлар җитеп бетми, диделәр. Шуннан соң Казанда тагын бер бүлмәле фатир алдык. Тик бу да хәлне җиңе­ләйтмәде. Аптырагач, ике фатир, бер гаражны сатып, Усад авылына күчендек. Анда җир алып, өй төзедек. Шөкер, йортыбыз бик зур, әллә ничә сабыйны сыйдыра алырлык булды”, – дип сөйли Мансур. 2011 елда алар, Чаллыга барып, ике бала алып кайта. Ике туганны аерып тормыйлар, берьюлы кызлы да, уллы да булып куялар. Күп тә үтми, тагын бер бала алалар. Ятимнәр йортыннан кайтканда бу сабыйлар бик ябык, хәлсез була. Елена ханымга да сабыйларны аякка бас­тырыр, тәртипкә китерер өчен күп тырышырга туры килә. “Ул чакларның авырлыгын искә төшермим. Әмма үзең теләп бала алгансың икән, барысына да түзәргә кирәк”, – ди ул. Өченче сабый Шакировлар йортында бер ел яши. Инде үзләренекенә әйләнеп беткәч кенә, аны әбисе килеп ала. “Малайны алып киткәндә бик читен булды. Ул халәтне аңлатып булмый. Әмма үз әбисе бит. Тик нигәдер ул аны башта алмаган, без алгач кына исенә төшкән. Шулай да араны өзмибез. Ул бала белән очрашып торабыз”, – ди Мансур абый. Шушы хәлләрдән соң алар Лаеш балалар йортыннан ике малай алып кайта. Ятим түгел, әниләрен ана хокукыннан мәх­рүм иткәннәр икән. Әмма эчкече хатын үзе тудырган сабыйларның кешедә яшә­вен авыр кичерә. Эчкечелектән дәваланып, аларны кире үз янына ала. Бу вакытта малайлар Шакировларда алты ай яшәгән була инде. “Мондый хәлгә сөендек кенә. Ни дисәң дә, балага үз әнисе кирәк. Әле дә элемтәдә торабыз. Әниләре эшкә урнашты,  бик  яхшы  яши­ләр”,– ди Мансур абый.  

Әле тагын берне көтәбез

  Тәрбиягә алган сабыйларны алып киткәч тә Шакировлар гаиләне ишәйтү уеннан кире кайтмый. Үзләренең ике кызы, Чаллыдан алып кайткан Вася белән Азалия янына алар Коля исемле малайны тәрбиягә ала. Гаиләгә кайтканда аңа 10 яшь була. Бу гаиләдә 4 ел яши икән инде. Әйткән сүзләрне тыңлый, спорт белән дус. Шуңа да спорт лагеренда ял итә әле, ди әти-әнисе. Аннары бу гаиләгә Тимур исемле егет килеп кушыла. Әле менә шушы көннәрдә тагын бер кыз алып кайта алар. “Балаларның холкы төрлечә. Әмма аларны тыңлатырга була. Кемгәдер наз җитми, кайбер­лә­ре бер җылы сүз көтеп тора. Мин тәүлекләп эшләгәч, балаларны тәрбияләү күбрәк хатыным җил­кәсенә төшә. Ә ул зарланмый. Шушы сабыйлар белән үзен бә­хетле хис итә. Үзебезнең ике кызыбызны ничек яратсак, калганнарын шулай яратабыз. Аралап тору юк. Сабыйларны ярату ул йөрәктә булырга тиеш. Мин бар дөньяны яратам. Ятим­нәрне кызганам, хайваннарны да үз итәм. Күңелем шундый. Әнә шуңа да, исән-сау булганда, ятимнәрне гаиләле итә­сем килә. Әти-әни­ләренең гө­наһ­лары өчен балалар түләргә тиеш түгел. Балалар бәхетле булырга тиеш, – ди Мансур. – Әгәр без үс­тергән сабыйлар килә­чәктә матур итеп яшәп, безне оныклар белән сөендерсә, шуннан зуррак куанычыбыз булмас иде. Үстергән сабыйларның иге­легендә яшисе иде”.  
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев