Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ике бөек зат

Соңгы дәвер казах әдәбияты талантлы,  олуг әдипләргә шактый бай. Әмма алар арасында Кавказ тауларындагы Эльбрус һәм Казбек  кыялары кебек аерылып торучы ике бөек зат бар: Абай Кунанбай (10.08.1845 – 6.07.1904) һәм Мохтар Ауэзов (28.09.1897 – 27.06.1961). Казахны, Казахстанны дөньяга таныткан бу шәхесләр-якташлар: аларның һәр  икесе дә Семей (Семипалатинск) каласыннан ерак булмаган бер төбәктән, икесе дә  башлангыч белемне татар мәдрәсәсендә ала, бөтен гомерләре буена безнең милләттәшләребез белән аралашып яши, халкыбызның телен, сүз сәнгатен, тарихын белә. Бу олуг затларның әсәрләре дә татарлар арсында укылган, югары бәяләнгән. Шунысы да кызыкды: аларның гаиләләре дә теге яки бу дәрәҗәдә милләттәшләребез белән бәйле. Мәсәлән, хәзерге чорның күренекле галиме, җәмәгать эшлеклесе Морад Ауэзов – Казахстан мәгърифәтен  үстерүгә зур өлеш керткән кавемдәшебез Фатыйма ханым Габитованың (1903-1968) һәм “Абай” авторының улы. 2015 елның август башларында Семей төбәгендә бөек Абайның 170 еллыгы бик тә зурлап уздырылган иде. Анда актнашкан профессор Хатый Миңнегулов 4-7 октябрьдә Семейдә М.Ауэзовның 120 еллыгына багышланган чараларның да дәрәҗәле кунагы булды. Ул бу юбилейда  катнашучылар белән  бергә (алар арасында Морад Ауэзов та бар иде)  әдипнең туган  җәйләвенә барды,  андагы һәм Семей каласындагы музейларда булды, педагогик колледж студентлары һәм укытучылары белән очрашты, М.Ауэзов  һәйкәленә чәчәкләр куйды,  массакүләм мәгълүмат чараларына интервьюлар да бирде. Казан кунагы Шәкәрим исемендәге Семей дәүләт университетында  уздырылган зур халыкара фәнни конференциянең пленар утырышында “М.Ауэзов һәм татарлар” темасына доклад та сөй ләде. Аның бу чыгышы зур кызыксыну тудырды, басылып та чыкты, эфирдан да яңгырады. Семейда булу көннәрендә Х.Миңнегулов бу шәһәрдәге “Татар бистәсе”нең истәлекле урыннары белән дә танышты, “Татар сәнгать мәктәбе”ндә милләттәшләребез белән дә очрашты,  аларга үзенең соңгы елларда дөнья  күргән аерым китапларын да бүләк итте.    
Автор: Х. Йосыпов
Мәкалә һәм фото Татарстан язучылар берлеге сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев