Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иҗтимагый-мәдәни этник чаралар кешеләрне дуслаштыра

Татарстан Республикасы Чуваш милли-мәдәни автономиясе Казанга концерт куярга татар эстрада җырчысы Фәридә Фәйзуллинаны чакырып ялгышмаган. Кешелекнең иң гүзәл затларына бу чын бәйрәм алды бүләге булды. 5 мартта “Ак Барс” яшьләр үзәге концертлар залында бәйрәм концерты узды. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Чуваш милли-мәдәни автономиясе һәм “Сувар” газеты редакциясе. Оештыручылар билгеләгәнчә, аларның бу җырчыны сайлавы юкка түгел. Фәридә – чуваш эстрадасында иң яраткан башкаручылардан. Аның иҗатында гаҗәеп рәвештә ике халык мәдәнияте кушыла. Хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәмнәре белән котларга Татарстан Республикасы Чуваш милли-мәдәни автономиясенең Башкарма комитеты рәисе Владимир Иванов, “Сувар” газеты редакторы Константин Малышев һәм төрле идарә һәм оешма җитәкчеләре килгән иде. Оештыручыларның фикеренчә, иҗтимагый-мәдәни этник чаралар кешеләрне дуслаштырып кына калмыйча, шәһәр шартларында тотрыклы тел даирәсе ясый. Бу исә туган милләт мәдәниятен үстерү һәм халык арасында популярлаштыруга бер җирлек була. - Дуслыкның чиге юк. Татарстанда яшәүче күп кенә чувашлар татар телен аңлый. Безнең тамырларыбыз бер һәм тугандаш халыкның күпкырлы мәдәниятен өйрәнү һәрвакыт кызыклы, - диде Константин Малышев. – Илебезнең һәр кешесенә үзе тирәсендә яшәгән халыклар турындагы белемне тирәнәйтү мөһим. Күршеләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен җәелдерү дә кирәк. Үз эчендә генә йомылмыйча, аралашу өчен каршылык тудырмыйча, бер-беребездән яхшы әйберләрне өйрәнергә, күп халыкта охшаш булган актуаль сорауларны бергә чишәргә кирәк. БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН 2010 елда халык санын алу нәтиҗәсе буенча, Татарстанда 116 мең чуваш яши. Бүгенге көндә республикада чуваш телендә булган этно-мәдәни конпонетлы 98 мәктәп эшли. Шушы телдә 5 газет басыла, аларның берсе республикакүләм – “Сувар”газеты. Район һәм шәһәрләрдә 20 чуваш милли-мәдәни үзәк үз эшчәнлеген алып бара. Республика дәрәҗәсендә «Уяв», «Учук», «Чуваш сандугачы» дип аталган чуваш мәдәнияте бәйрәмнәре уздырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев