Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иҗат кичәсен җиңел һәм күңелле итәсем килде" - Лилия Мәхмүтова (ФОТО/ВИДЕО)

Кышкы салкын кичләрдә тәнгә генә түгел, җанга да җылылык кирәк. Җылы кичәләр, җылы кешеләр белән очрашулар, җылы сүзләр. 15 декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында әнә шундый бер кичә узды. Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтованың иҗат кичәсе иде ул.

Лилия туташ

Артист быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иҗат кичәсе әлеге матур вакыйгага багышланган иде. 50 яшь тулса да, Лилия ханымга 50не биреп булмый. Кызлар кебек әле ул! Беренче булып юбилярны котларга сәхнәгә менгән Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров та артистка юкка гына: «Лилия туташ», − дип эндәшмәгәндер. «Сез Мәхмүтовлар династиясенең лаеклы дәвамчысы. Гаиләгезнең һәр әгъзасы тормышта үз урынын тапкан татар халкына хезмәт итүче шәхесләр. Киләчәктә дә иҗат уңышлары, рухи күтәренкелек телим», − диде Бөтендөнья татар конгрессы рәисе. Күпләребез белә, Лилия Мәхмүтова − гомерләре буе Тинчурин театрында эшләгән Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованың кызлары. Кызганычка, Хәлил абый 2012 елда безнең арабыздан китте. Лилиянең сеңлесе Ләйсән Мәхмүтованы да белмәгән кеше сирәк. Халыкка ул күбрәк «ЗөЛәйЛә» триосы аша таныш. Ринат Закиров Лилия ханымны Бөтендөнья татар конгрессының күкрәк билгесе белән бүләкләде. Аның белән бергә сәхнәгә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова да күтәрелде. Ул исә юбилярга Премьер-министр Алексей Песошин һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин имзалаган Рәхмәт хатларын тапшырды. Кичәне алып барган Татарстанның атказанаган артисты Ирек Хафизов юбилярның үз гомерендә тормышка ашмаган өч хыялы калганын әйтте: Лилия ханым укытучы, балерина һәм җырчы булырга теләгән. Иҗат кичәсендә артистның әлеге өч хыялы да чынга ашты! Тамаша Шамил Фәрхетдиновның «Эх, алмагачлары» спектакленнән өзек белән башланып китте. Әлеге спектакльдә Лилия ханым мәктәп директоры Фәридә Рәисовна ролен башкара. Димәк, ул азга гына булса да укытучы булып ала дигән сүз. Үзен биюче буларак Лилия ханым Мирсәй Әмирнең «Гөлшаян» әсәреннән өзектә күрсәтте. Спектакльнең төп герое – авылның иң чибәр, шаян, шук кызы Гөлшаян бик матур итеп татар биюләрен бии. Ә җырчы исемен дә йөртергә хокукы барлыгын Лилия Мәхмүтова җырлап дәлилләде. Сеңлесе Ләйсән Мәхмүтова белән алар «Әткәй-әнкәй» исемле җыр башкарды.

Тулы зал − артистка иң югары бәя

Артистны бәйрәме белән котларга якыннары, хезмәттәшләре, курсташлары, иҗатташ дуслары һәм, әлбәттә, тамашачылары килгән иде. Лилия ханымның укытучысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин белдергәнчә, иҗат кичәсендә залның тулы булуы − артистка иң югары бәя. Ул Лилия Мәхмүтованы бик тырыш, җитди, әдәпле студент буларак искә алды. «Гадәттә безнең училищега табигый характерлы, хисләргә бирелүчән, шук балалар җыела. Лилияләрнең курсы да шундый иде. Тик икенче курска җиткәч, бер кыз килде. Шундый җитди, әдәпле, тәртипле инде менә. «Син каян килдең?» − дип сорадым. Ул безгә Казан дәүләт университетының дүртенче курсыннан соң килгән булып чыкты!» − дип залны көлдереп алды Илдар Хәйруллин. Чыннан да, Лилия Мәхмүтова театрга урау юллар аша килгән. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга кергән ул. Бары дүртенче курска җиткәч, инде укып бетердем дигәндә генә язмыш университет белән хушлаштырып, аны Казан театр училищесына илткән. Иҗат кичәсенә Татарстан театрлары вәкилләренең бер төркем булып килүләре артистның хезмәттәшләре арасындагы абруе хакында сөйли. Лилия Мәхмүтованы котларга «Әкият» Татар дәүләт курчак театрыннан; Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Минзәлә шәһәрләренең Татар дәүләт драма театрларыннан; Әтнә дәүләт драма театрыннан хезмәттәшләре килгән иде. Шулай ук кичәне матур биюләр белән бизәгән «Казан» бию ансамбле дә артистны юбилее белән котлады. Ансамбль исеменнән аның җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова сүз алды.

«Әти мине бик ярата иде...»

Күптән түгел «Интертат»ка биргән интервьюсында Лилия ханым иҗат кичәсенең күңелле нотада узачагын, моңсуланып утырырга теләмәвен белдергән иде. Тамаша, чыннан да, бик җанлы барды. Спектакльләрдән өзекләр комедия жанрындагы спектакльләрдән булды, юбилярны котларга килгән җырчылар дәртле җырлар башкарды. Мәсәлән, Илсөя Бәдретдинова «Әбиеңнәр кыз чакта» исемле җырын җырлады. Исеменә караганда, җыр юбилейда җырлый торганга охшамаган. Бактың исә Лилия ханым үзе җырчыдан шул җырны башкаруын сораган. Илсөя Бәдретдинова да: «Мин бүген «нормальный» җыр җырларга уйлап килгән идем», − диде. Тәнәфес вакытында иҗат кичәсенең ничек әзерләнүе турында сорашырга һәм юбилярның хис-кичерешләрен белешергә дип, сәхнә артына уздым. Каршыма Лилия ханымның ире, Татарстанның атказанган артисты, шулай ук Тинчурин театрында эшләүче Ренат Шәмсетдинов очрады. Аның белән өйдәге һәм эштәге Лилиянең аермалы яклары турында сөйләштек. «Өйдәге Лилия дә, эштәге Лилия дә бер ук кеше. Ул кайда да шундый ук таләпчән, шундый ук тәртипле. Яраткан әйберсен өйдә дә, эштә дә ярата. Ошатмаган әйберләрен өйдә дә, эштә дә ошатмый», − диде ул. Артист каядыр бик ашыга иде. Хатыныңның юбилеенда тыныч кына утырып торып булмыйдыр шул... Лилия ханым үзе дә тик утырмый, сәхнәгә чыгарга әзерләнә иде. Шулай да ул «Интертат» укучылары өчен сорауларга җавап бирергә вакыт тапты.   − Лилия апа, сез 26 ел театр сәхнәсендә. Үткәннәргә кире кайту мөмкинлеге булса, кабат шушы юлны сайлар идегезме? − Сайлар идем. Мин тормышымны театрсыз күз алдына да китерә алмыйм. Артист булмаска карар кылганнан соң да язмыш барыбер театрга алып килде бит. Бөтен булмышым, бар дөньям театр белән бәйле. − Иҗат кичәсенә әзерлек ничек барды? − Сценарийны мин, Ренат, Зөфәр абый Харисов бергәләп яздык. Иҗат кичәсен җиңел һәм күңелле итәсем килде. Моңаеп утырырга теләмим. − Исламия апа да киңәшләрен биргәндер... − Юк, киңәшләрен бирде дип әйтә алмыйм. Нигездә барысын да өчебез уйладык. − Хәлил абый төшләрегезгә керәме? − Әти төшләремә керми. Миннән разый булып киткәндер дип уйлыйм. Урыны оҗмахта булсын! − Сез Татарстанның атказанган артисты, рольләрегез шактый, театрда үз урыныгыз бар. Исән булса, әтиегез бүген сезгә нинди сүзләр әйтер иде икән? − Һәрхәлдә, начар сүз әйтмәс иде дип уйлыйм. Мактаган булыр, башкалар шикелле матур сүзләр әйтер иде. Әти мине бик ярата иде... Иҗат кичәсендә яңгыраган күп котлаулар арасыннан берсе аеруча җылы булды. Лилия ханымны әнисе Исламия апа Мәхмүтова да котлады. Залны яңгыратып «Гөлбакча» җырын җырлагач, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты баласына иң изге теләкләрен әйтте. «Иң мөһиме сәламәт бул. Ренат белән башлаган юлыгызны шулай дәвам итегез. Улыгыз Ришат армия сафларыннан исән-имин хезмәт итеп кайтсын иде», − диде Исламия апа, шушы көннәрдә генә армия сафларына хезмәткә киткән оныгын искә төшереп. Иҗат кичәсе тәмам. Ә тормыш дәвам итә. Алда, һичшиксез, яңа рольләр; оныклар сөю; ак әби һәм ак бабай булып табын түрләрендә утырулар...                                                                                                                                                                
Автор: Илгиз ШӘКҮРОВ
Фото: Расих Фәсхетдинов
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев