Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

III Европа татар яшьләре форумы делегатлары милли университет турында фикер алышкан

“Европа яшьләре Татарстанда булган вәзгыять белән кызыксына”, - дип “Татар-информ” хәбәрчесенә III Европа татар яшьләре форумы делегаты Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте. “Яшьләр соңгы арада Татарстанда булган вәзгыять белән кызыксына. Бу сорау берничә тапкыр күтәрелде. Бөтен дөньяда күптеллелек үскән, ә Татарстанда халык моңа каршы булуына алар гаҗәпләнә. Германиялеләр Бавария, Саксония төбәкләрен мисалга китерде. Аларда тел диалектлары бар. Диалектлар үлми, ә киресенчә, халык аларны үзләштерергә тырыша”, - диде ул. III Европа татар яшьләре форумы делегатлары милли университет турында фикер алышкан һәм ул татар теле үсешенең төп шарты дигән фикергә килгәннәр. Форум Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар яшьләренең Европа берләшмәсе, Германиядә яшәүче татар яшьләренең “Аргамак” оешмасы һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин ярдәме белән оештырылган. Форумда 14 ил - Нидерланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бельгия, Австрия, Германия, АКШ, Румыния, Финляндия, Чехия, Бөекбритания, Польша, Эстония, Латвия, Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 60 делегат катнашкан.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев