Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"II сыйныфта инде мин рәхәтләнеп татарча сөйләшә идем" - Анастасия Пустынникова

Бер авыз сүз татарча белмәгән Бишбатман авылы кызы Анастасия Пустынникова моннан тугыз ел элек Олы Ачасыр мәктәбенең I сыйныфына аяк баса. Күз алдына китереп карагыз әле, чеп-чи татар авылы һәм мәктәбе бит бу. Бер сүз аңламаган килеш ничек итеп укырга кирәк, дип яза җирле басма. Ә ул укый, чөнки беренче укытучысы Гөлназ Шиһабетдинова һәм сыйныфташлары бу сөйкемле кызны бер күрүдә ошатып, үз итә. Алай гына да түгел, Настяны бар көчләрен җыеп, бөтен мәктәп белән татар теленә өйрәтергә керешәләр. Һәрнәрсәне аңлатып, тәрҗемә итеп, аңарда туган телләренә мәхәббәт уяталар. Шуның кадәр яхшы итеп өйрәнә ки, хәтта өенә кайткач әти-әнисе белән дә онытылып сөйләшеп китә, алар аңламагач кына рус теленә күчә. Әти-әнисе кызларын башка мәктәпкә бирикме икән диеп тә уйлана башлый. Әмма чын күңеле белән шушы коллективка гашыйк кыз башка җиргә күченергә аяк терәп каршы килә. – Оялып кына шушы мәктәпкә аяк басуым бүгенгедәй хәтердә. II сыйныфта инде мин рәхәтләнеп татарча сөйләшә идем. Беренче укытучым Гөлназ апага, сыйныфташларыма рәхмәтлемен. Гомумән барлык мөгаллимнәргә дә хөрмәтем зур, – ди Настя. Бүген IX сыйныфта 4 кыз, 2 малай укый. Алар бердәмлеге, дус булуы белән аерылып тора. Бу балаларны V класстан үз кочагына алган Рәмил Шакиров өчен һәммәсе үзенчә якын. –Безнең Настя чын татар кызы инде ул. «4»-«5» билгеләренә генә укый, тырышлыгы белән аерылып тора. Иң мөһиме – тәртипле һәм тыйнак. Мәктәп чараларында да актив катнаша, кечкенәдән бии, җырлый. Үзе шигырьләр дә иҗат итә. Татар теле һәм әдәбияты фәне буенча узган муниципаль конкурсларда да актив катнаша, – дип сөйли сыйныф җитәкчесе. Бер генә рус сүзен дә кыстырмыйча, нәкъ Ачасырларча матур һәм йомшак итеп сөйләшүче кызга сокланмый мөмкин түгел. Аның өчен татар теле, үз туган теле кебек якын, кадерле. Һәм татар гаиләсендә тәрбияләнеп тә, рус телендә сөйләшергә яраткан яшьтәшләрен ул бөтенләй аңламый. Без исә киләчәктә шәфкать туташы булырга хыялланган Анастасиягә уңышлар теләп калабыз.    
Алия Гаязова, Яшел Үзән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев