Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

II Россиякүләм «Әдәби җәүһәрләр» татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе

4 сентябрь көнне Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды, «Белем.ру» порталы мөмкинлекләрен кулланып һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән, II Россиякүләм «Әдәби җәүһәрләр» татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесен башлап җибәрде. Бәйгенең беренче онлайн туры җиде ай дәвамында (сентябрьдән алып март ае ахырына кадәр) үткәрелә. Шушы вакыт аралыгында җиде финалист ачыкланачак, алар үз көчләрен апрель аенда узачак финал турында сынаячаклар.

Бәйгенең һәр ае татар әдәбияты белән бәйле булган күренекле татар шәхесенә — язучы, шагыйрь, драматург яисә сәнгать кешесенә багышланачак. Ай дәвамында бәйгедә катнашучылар әлеге шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныша алачак. Ай ахырында викторина үткәреләчәк һәм иң тиз, иң күп дөрес җавап биргәннәр җиңүче дип табылачак.

Бәйгенең сентябрь ае викторинасы мәшһүр татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Харрас Әюпка багышлана.

II Россиякүләм «Әдәби җәүһәрләр» татар әдәбиятын сөючеләр бәйге нигезләмәсе белән http://belem.ru/adabi-jauharlar-2017 адресы буенча күчеп танышырга була.

Чыганак: http://belem.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев