Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

II Мөселман яшьләре форумында пәйгамбәр нәселеннән булган шәйх катнаша - Диния нәзарәте

Болгарда узачак II Мөселман яшьләре форумында Мөхәммәд пәйгамбәр токымыннан булган шәйх Габдеррәхим Лакрим катнашачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте. Татарстанга Мароккодан Мөхәммәд пәйгамбәр токымыннан булган шәйх Габдеррәхим Лакрим да киләчәк. Чара рәсми рәвештә 16 июль көнне Татарстан мөфтиенең яңа резиденциясендәге конференцияләр залында ачылачак. 22 июль көнне Сабан туе һәм Камил хәзрәт Сәмигуллинның яшьләр белән очрашуы узачак. "Габдеррәхим Лакримның килүе сөендерә, ул бик белемле кеше. Ә яшьләр белемгә тартыла", - дип белдерде ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре буенча бүлек башлыгы Айгөл Биктимерова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев