Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Игътибар! Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә уздырылучы бәйгедә үзгәрешләр бар!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге игълан иткән иҗади конкурсның

НИЗАМНАМӘСЕ

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Татарстан Язучылар берлеге бүгенге авыл тормышын, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре эшчәнлеген, җир кешесенең рухи-әхлакый дөньясын һәм авылда бара торган иҗтимагый-социаль процессларны яктыртуга багышланган чәчмә әсәрләргә конкурс игълан итә. Бәйге ябык тәртиптә үткәрелә. Псевдоним-тәхәллүс белән имзаланган әсәрләр компьютерда җыелган һәм электрон вариантта булырга тиеш. Автор турындагы белешмә (фамилиясе, исеме, атасының исеме; туган елы; яшәү урыны һәм телефоны) аерым конвертта җибәрелә. Конкурска моңарчы матбугатта басылмаган яңа әсәрләр кабул ителә. Бәйгедә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган, авыл җирлегендә яшәп иҗат иткән каләм ияләре дә катнаша ала. Андый авторлар үз тәхәллүсләре янәшәсендә (җәяләр эчендә) «Авыл» дигән шартлы билгене дә өстәп язарга тиеш. Конкурс өч номинациядә үткәрелә: 1.      Повесть. 2.      Хикәя. 3.      Әдәби очерк. Бәйге портфелендәге әсәрләргә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре катнашындагы махсус жюри бәя бирәчәк. Һәр номинациядә өчәр урын билгеләнә. Җиңүчеләргә түбәндәге акчалата бүләкләр каралган: «Повесть» номинациясендә I урын – 150 000 сум II урын – 100 000 сум III урын – 50 000 сум «Хикәя» номинациясендә I урын – 100 000 сум II урын – 70 000 сум III урын – 30 000 сум «Әдәби очерк» номинациясендә I урын – 50 000 сум II урын – 30 000 сум III урын – 20 000 сум Бәйгегә тәгаенләнгән әсәрләр Татарстан Язучылар берлегенә (420012, Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14нче йорт) 2017 елның 1 октябренә кадәр җибәрелә. Әсәрләр электрон вариантта һәм 6 нөсхә басма вариантта  булырга тиеш. Җиңүчеләргә бүләкләр Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнендә тапшырылачак. Бәйге турында өстәмә мәгълүматларны Татарстан Язучылар берлегеннән (843)236-97-71 телефоны аша алырга мөмкин.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев