Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Игелекле Казан" ачык форумына нәтиҗәләр ясалды

Казан Ратушасында 1 декабрьдә узган “Игелекле Казан” ачык форумына нәтиҗәләр ясалды. Аның катнашучылары, аерым алганда, Татарстанда коммерцияле булмаган оешмаларның ресурс үзәге вәкиле Татьяна Семченко: “Беренче коймак төерле була диләр, әмма бу “Игелекле Казан” форумы турында әйтелгән сүз түгел. Хәйрия фондларына, коммерцияле булмаган оешмалар өчен кирәкле “җиһазлар җыелмасы” тапшырылды. Мондый ярдәм белән, мондый ресурслар белән Казан хәйрия оешмаларын якты киләчәк көтә. Форумның уңай ягы аның эшлекле, нәтиҗәле булуында”, – дип билгеләп үтте ул.

Иҗтимагый оешмалардан форумда катнашырга теләк белдерүчеләр шул хәтле күп булыр дип оештыручылар көтмәгән дә булган. Казанның Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов: “Теркәүне туктатып торып, катнашучылар санын чикләргә туры килде”, – диде. Барлыгы форумда 500дән артык катнашучы булган.

Дамир Фәттахов актив һәм нәтиҗәле эш өчен форумда катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Аның әйтүенчә, “Игелекле Казан”ның төп бурычларыннан берсе – хәйрия фондлары һәм коммерцияле булмаган оешмалар өчен матбугат чаралары һәм бизнес вәкилләре белән очрашу урынын булдыру иде. Һәм бу чынлыкта да тормышка ашты, диде Дамир Фәттахов.

Казан хакимияте Башкарма комитетының беренче урынбасары форум ел саен үткәрәләчәгенә өметләнүен әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев