Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Игелек эшләргә беркайчан да соң түгел

Инвалидлар ункөнлеге быел да төрле чараларга бай булды. Мөслим төбәгендә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбыз, авырлыкларга бирешмичә, актив, сәламәт тормыш алып баралар, дип, muslumirc.ru сайты дәлилләр китерә. Декадага старт биргән инвалидлар спартакиадасы – моның ачык мисалы. Дартс, шашка, шахмат, урыннан ераклыкка сикерү, күңелле стартлар кебек бәйгеләрдә егермедән артык райондашыбыз катнашты, һәр төр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды, диелә хәбәрдә. Бу айда шулай ук инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр белән очрашу булды. Сөйләшү барышында әти-әниләр социаль яклау бүлеге, үзәк хастаханә, мәгариф бүлеге белгечләренең чыгышларын тыңладылар, сорауларын җиткерделәр. Әти-әниләр белән очрашуда район башлыгы Рамил Муллин да катнашты. Декаданың иң дулкынландыргыч чарасы - 9 декабрь көнне узган “Без бергә!” исемле хәйрия марафоны булды. Марафонда физик мөмкинлекләре чикләнгән мөслимлеләрне сөендерергә теләгән һәркем катнашты. Көн дәвамында барган игелек марафонында катнашучыларга төрле видеязмалар да тәкъдим ителде. Бу көнне, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм йөзеннән барлыгы 500 мең сумнан артык акча җыелды. Шул көнне кич Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим халык театры Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын тәкъдим итте. Спектакльдән кергән акча инвалидларга ярдәм итү өчен тапшырылганлыгы билгеле. Декаданы йомгаклап, 10 декабрь көнне, инвалидлар арасында “Могҗизалар кыры” бәйгесе үтте. Сораулар Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга, тарихка кагылышлы иде. Уенның җиңүчесе булып Сәетҗан Нәбиев билгеләнде. Барлык катнашучыларга социаль яклау бүлеге тарафыннан әзерләнгән кызыксындыру бүләкләре, җиңүчеләргә өстәмә бүләкләр тапшырылды. Инвалидлар ункөнлеге тәмамланса да, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә һәрвакыт ярдәмчел һәм игелекле булыйк, дип өнди Мөслим районы басмасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев