Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Идея технопаркында "Татарстанга яшьләр инновацион проект иҗатын үстерү өчен дәүләт ярдәме ресурслары" семинар-киңәшмәсе узды

Бүген «Идея» технопаркында "2015-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында "Татарстанга яшьләр инновацион проект иҗатын үстерү өчен дәүләт ярдәме ресурслары" семинар-киңәшмәсе узды.

"Талантлар университеты" коммерцияле булмаган оешма инициативасы белән оештырылган семинар-киңәшмәдә Татарстанның иҗади яшьләре белән эшләүдә мәшгуль хакимият дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Алар арасында Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт, Татарстан Мәгариф һәм фән, Татарстан Мәдәният министрлыклары хезмәткәрләре, шулай ук яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һ.б. бар иде.

"Инновацион иҗатны үстерү зарур, чөнки ул республика һәм ил икътисадын үстерү перспективасы, - диде "Талантлар университеты" коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Айдар Акмалов. – Яшьләр проектларының өлкәләре төрле. Бүген алар барысы да социаль юнәлештә дигән тенденция бар. Бүгенге киңәшмәнең максатларының берсе - конкурслар оештыручыларга техник һәм инженер иҗаты өлкәсен кертергә тәкъдим итү.

Бүген очрашуда катнашучылар үз проектларын тәкъдим иттеләр, аннары Татарстанда яшьләр инновацион проект эшчәнлеген үстерү өчен яңа бурычлар турында фикер алыштылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев