Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иделем акчарлагы -2017" бәйгесенә иҗади эшләрне кабул итү дәвам итә

Конкурсның беренче этабы 30 сентябрьдә тәмамланачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына бәйгене оештыручыларның берсе булган “Идел” яшьләр үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте. Билгеле булганча, конкурста 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган иҗатчылар катнаша ала. 17нче тапкыр үткәрелә торган бәйгедә Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче яшьләр үзләренең көчләрен сынап карау мөмкинлегенә ия. Узган ел катнашучылар эшләренә Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты кафедрасы мөдире, доцент Әлфәт Закирҗанов, шагыйрә Илсөяр Ихсанова, балалар шагыйре, бик күп әдәби премияләр лауреаты, "Безнең мирас" журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, "Безнең мирас"ның баш мөхәррир урынбасары, шагыйрь Марат Закир бәя бирде. Шагыйрь, публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат исә жюрига рәислек итте. "Иделем акчарлагы" бәйгесендә элек проза, поэзия, драматургия кебек номинацияләр генә булса, еллар үтү белән детектив һәм балалар әдәбияты белән бәйле номинацияләр дә өстәлде. Кызганычка, детектив язучылар күп түгел һәм алар сыйфатлы яза,  дип әйтеп булмый, әмма балалар әдәбияты өлкәсендә язучылар бик күп", – дигән иде узган ел җиңүчеләрне котлау алдыннан “Идел” җитәкчесе Ләйсән Сафина “Татар-информ”га. “Иделем акчарлагы” яшь таланталарны барлау, иҗат өчен аларга яңа шартлар тудыру, иҗади һәм профессиональ элемтәләр булдыру, татар әдәбияты һәм мәдәнитяен пропагандалау максатыннан оештырыла. Бәйгенең икенче туры 1-31 октябрьдә үтәр, дип планлаштырыла. Анда жюри әгъзалары, иҗади эшләрне карап, алдагы турга узарлыкларын сайлап алачак. Соңгы этап исә ноябрьдә үткәреләчәк. Анда җиңүчеләрне бүләкләү генә түгел, ә яшь язучылар һәм шагыйрьләргә танылган шәхесләр белән остаханәләр уздыру, алар өчен дәресләр бирү дә күз алдында тотыла.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев