Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Идел" Яшьләр үзәгендә "Яшь татар лидеры мәктәбе" узачак

7-12 декабрьдә “Идел” Яшьләр үзәгендә "Яшь татар лидеры мәктәбе" узачак. Быел ул сигезенче тапкыр үткәрелә.

“Идел” Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина быелгы лидерлар мәктәбенең социаль челтәрләрдә татар телен популярлаштыруга багышланганын әйтте.

“Лидер мәктәбенең темасын һәр елны татар яшьләре көннәрендә катнашкан делегатлар билгели. Без үзебез ниндидер тема тәкъдим итү яклы түгел, татар яшьләре иҗтимагый тормышта кызыксындырган мәсьәләне үзләре сайлап ала. Быел социаль челтәрләрдә татар телен үстерү юнәлешендә ничек эшләргә дигән мәсьәлә каралачак. Аерым алганда бу “Инстаграм”да татар пабликларын булдырып, аларны популярлаштыру, татар блогерларын активлаштыру һәм чит төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре өчен оештырылган чаралар турында мәгълүмат табуны җиңелләштерү белән бәйле. Лидерлык мәктәбе кысаларында әлеге теманы ачу өчен махсус лекторлар чакырылачак”,  – дип белдерде Ләйсән Сафина.

Чарада Россия төбәкләре һәм чит илләрнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында активлык күрсәткән яшьләр катнашыр дип көтелә.

Оештыручылар татар лидеры мәктәбе кысаларында лекция һәм семинарлар, "түгәрәк өстәл"ләр, диспутлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар үткәрергә ниятли. Шулай ук Казанда узачак төрле мәдәни чараларда да катнашу каралган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев