Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Идел" яшьләр үзәгендә уздырыла торган чараларда катнашучылар хәләл ризыктан файдалана алмый

Тендерда "хәләл продукция" дигән төшенчә каралмаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина хәбәр итте. “Идел” яшьләр үзәге 1999 елдан бирле Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар яшьләре, төрки халыкларның вәкилләре белән фәнни, мәдәни-күңел ачу чаралары, конкурслар, фестивальләр оештыра. Ләйсән Сафина әйтүенчә, бу чараларда катнашу өчен төрле төбәкләрдән балаларын китергән ата-аналар хәләл туклану булуын сорый. Дәүләт оешмалары ризыкларны тендер аша сатып алырга тиеш. Әмма Россия законнарында “хәләл продукция” дигән формулировка булмау сәбәпле, бу проблемалар тудыра. Мәсәлән, быелның октябрендә Лаеш районы Матюшино авылы җирлегендә урнашкан “Волга” комплексы яшьләр үзәгенең хәләл туклану оештыруны сорап язган хатларына әлеге эшне оештыру мөмкин түгел дип җавап биргән. Кайбер оешмалар яшьләр үзәгенең мөрәҗәгатьләрен кире какмый һәм хәләл ризык белән тукландыра. Әмма моның өчен әти-әниләр өстәмә акча түләргә мәҗбүр. Дәүләт заказы агентлыгы: Дәүләт хисабына булганда, нәрсә бирәләр – шуны ашыйлар “Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы” җитәкчесе Яков Геллер фикеренчә, дәүләт хисабына тукланасың икән, бирелгән әйберне ашарга кирәк. “Әгәр дә бу дәүләт хисабына башкарыла икән, минем фикеремчә, хәләл яки хәләл булмаган ризыкка бүлеп карау дөрес түгел. Дәүләт хисабына булганда, нәрсә бирәләр — шуны ашыйлар. Хәләл ризык ашыйсың килә икән, үзең белән алып йөре. Мин, мисал өчен, кошер ризык (кошер – иудаизм дине буенча рөхсәт ителгән азык-төлек - ТИ) кына ашыйм, шуңа да мин үзем банка белән кошер ризык алып йөрим. Дәүләт миңа ашханәдә шундый ризык әзерләсен дип таләп итмим. Икенче яктан, әгәр дә бюджетта шундый акчалар бар икән, хәләл ризыкларны кулланучылар каталогына кертергә сорарга кирәк. Әмма мин бу өлкәдә белгеч түгел”, - диде ул. Диния нәзарәте: Хәләл ризыклар белән проблема юк Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батров сүзләренчә, нәзарәт тарафыннан да дини чаралар, форумнар, шул исәптән балалар өчен дә чаралар еш уздырыла. Туклануга килгәндә, ашханәләр белән алдан сөйләшкән очракта, хәләл ризык әзерләү белән кыенлыклар килеп чыкканы юк. Татарстан Республикасының “Хәләл” стандарты буенча комитет җитәкчесе Марат Низамов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләне Казанның сәүдә һәм социаль тукландыру департаменты ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Биредәге хәләл продукция, бәяләре буенча, башка ризыклардан аерылмый, ди ул. Хәләл продукция өчен өстәмә түләү шарт “Идел” яшьләр үзәге өчен акчаны балаларның һәм яшьләрнең сәламәтләнүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыручы “Лето” республика үзәге бүлеп бирә. Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына карый торган әлеге оешма җитәкчесе Раил Моратшин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, бюджетта хәләл продукция сатып алу өчен акчалар каралмаган. “Бездә мондый очракларның булганы бар. Хәләл продукция белән тукланырга теләүчеләр ризык китерүчеләр белән сөйләшеп, өстәмә акча түләп, хәләл ризык белән тукланды. Безнең килешүләр инде төзелгән, шуңа да хәләлме ул, кошерме — без аны исәпкә алмыйбыз. Барлык акчалар да конкурс нигезендә үзләштерелергә тиеш. Конкурста катнаша торган оешмалар арасында исә хәләл продукция җитештерүчеләр бар, әмма аларның ризыклары кыйммәткәрәк төшә”, - диде Раил Моратшин. Әлеге үзәктә хәбәр итүләренчә, лагерьда ял итүче балага туклану өчен бер көнгә 264 сум акча бүлеп бирелә. Хәләл продукция исә 19 процентка кыйммәтрәк. Димәк, 18 көнлек юлламаның бәясе дә шул ук суммага арта. Өстә санап үтелгән белгечләрнең җавапларыннан чыгып, шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин: хәләл продукция белән туклану өчен өстәмә акча түләү шарт. "Идел" яшьләр үзәгенә "Волга" комплексыннан килгән җавап

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев