Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Идел-йорт" төбәкара театр фестиваль-бәйгесендә катнашучы спектакльләрне бушлай карарга мөмкин булачак

«Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының йомгаклау туры быел традицион урынында – Ленин исемендәге мәдәният сараенда узмаячак. Биредә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, халык театры коллективлары спектакльләре «Жилплощадка» микрорайонындагы «Юность» мәдәният сараенда үтәчәк. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Спектакльләр биредә 8-14 ноябрьдә күрсәтелә. Аннары фестиваль, традиция буенча, Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараена күчә. Биредә спектакльләр 15-21 ноябрь көннәренә билгеләнгән. Көндезге спектакльләр 14.00 сәгатьтә, кичкеләре – 18.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Мәгълүмат өчен: «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының йомгаклау туры Казанда 8-21 ноябрь көннәрендә үтә. Быел фестивальдә республиканың 19 районыннан 21 театр коллективы һәм кунак буларак Удмурт Республикасы һәм Ульяновск шәһәреннән коллективлар катнаша. «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының лауреатлары 12 декабрьдә игълан ителәчәк. Гран-при иясе дә шунда билгеле булачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев