Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Идел-йорт" фестивале Шамил Закиров исемен йөртәчәк

Киләсе елдан башлап «Идел-йорт» фестивале Шамил Закиров исемен йөртә башлаячак. Бу хакта кичә «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының җиңүчеләре игълан ителү тантанасында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова хәбәр итте. “Туфан Миңнуллин белән бергәләп фестивальнең башлангычында, аның аяк баскан чагында бик нык ярдәм иткән шәхес - Шамил Закиров исеме бу фестивальгә бирелә. Моның белән “Идел-йорт”ның тагын да офыклары киңәер дигән өметтә калабыз”, - диде ул. Кичә Камал театрының Зур залында "Идел-йорт" фестиваленең йомгаклау тантанасы үтте. Ел дәвамында барган фестивальнең нәтиҗәләре игълан ителеп, җиңүчеләрне котладылар. idel2 «Идел-йорт» фестивале лауреатларын һәм дипломантларын жюри рәисе, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов театрларның төрле шартларда эшләвен аңлап якын килүләрен билгеләп үтте: “Без гадел булырга тырыштык”, - диде ул. “Бүген Камал театрының олпат артисты да кичә халык театрында уйнаган егет йә кыз иде”, - дип зур өметләр уятты ул артистларда. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров татар халкының театр яратуына, читтәге милләттәшләребезнең театр килүен көтеп яшәүләрен әйтте. Лауреатларны һәм дипломантларны Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, жюри рәисе, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров котлады һәм бүләкләр тапшырды. Ә Гран-прины Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова тапшырды. “Сез үз иҗатыгыз аша милләтебезне саклыйсыз, аны берләштерәсез, татар халкының рухын күтәрәсез. Иҗатыгыз һәм битараф булмавыгыз өчен сезгә зур рәхмәт”, - диде ул үзешчән артистларга мөрәҗәгать итеп. Гүзәл Шәрипова Гран-при бүләгенә Актаныш районының Киров авылы мәдәният йортының халык театры режиссеры Ләйсән Шәрәфетдиновага тапшырды. “Без Казанның зур сәхнәләрен күп тапкырлар яулаган район, - диде Актаныш районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев. – Районыбызда 47 театр коллективы бар, шуның җидесе халык театры исемен йөртә. Ә барлыгы районда 15 коллектив шушы исемне йөртә. Районда 70 мәдәният йортының ишекләре ачык, тузган хәлдәге мәдәният йортлары юк”. Халык театрлары бәйрәме Актаныш районының Киров авылы мәдәният йортының халык театры коллективының Мирхәйдәр пьесасы буенча куелган “Ак калфак” спектакле белән дәвам итте.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев