Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Идел буенда халыкара кыр көннәре”ндә 8 меңләп кеше катнашуы көтелә

29 июнь - 2 июль көннәрендә Казанда “Идел буенда халыкара кыр көннәре” узачак. Ул Татарстанда икенче тапкыр үткәрелә. Әлеге чара Германиянең DLG компаниясе белән берлектә оештырыла. Моңа кадәр Германиядә уздырылган “Халыкара кыр көннәре”ндә көзен чәчелә торган культураларга, кукурузга басым ясалган. Татарстанда исә башка культуралар — бодай, бәрәңге, яшелчә, шулай ук җиләк-җимеш куаклары һ.б. үсемлекләргә икътибар биреләчәк. Шулай ук биредә Татарстанда сирәк очрый торган соя, люпинь кебек үсемлекләрне дә күрергә мөмкин булачак. Бу хакта “Татар-информ” МА корреспондентына Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров хәбәр итте. Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республика авыл хуҗалыгы өлкәсендә бәрәңге һәм кошчылыкны үстерү максаты куелган. “Идел буенда халыкара кыр көннәре” кысаларында 29 июнь көнне әлеге 2 юнәлеш үрнәкләре белән танышырга мөмкин булачак. Биредә, киләчәктә бәрәңге үсешен ничек итеп арттыруга багышланган утырыш уздырыла. “Идел буенда халыкара кыр көннәре”ндә катнашуыбызның максаты — үзебез ирешкән уңышларны башкаларга да күрсәтү. Фәнни казанышларыбызны күрсәтәсебез, тәҗрибә уртаклашасыбыз килә. Без барлык юнәлешләрдә дә — көзге һәм язгы культуралар, борчак культуралары һ.б.-лар тәкъдим итәчәкбез”, - диде Марсель Таһиров. Институт директоры хәбәр итүенчә, узган ел әлеге чарада 8 меңләп кеше катнашкан, быел да шул кадәр булыр дип көтелә. Алар Россиянең 35 төбәгеннән һәм 20ләп чит илдән киләчәк. Биредә шәхси хуҗалык вәкилләре өчен дә кызыклы яңалыклар көтелә, дип вәгъдә бирде М. Таһиров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев