Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе ТР Футбол федерациясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзиячәк

Килешүгә бүген, 6 декабрьдә, академиянең укыту-лаборатория бинасында кул куелачак. Килешү кысаларында академия һәм төбәкнең футбол федерациясе республикада студентлар футболын үстерү, студент футболчылар спорт резервын әзерләү, тренер кадрларның һәм хөкемдарлар корпусының квалификациясен күтәрү, гомумән, спорт өлкәсендәге эшчәнлек буенча хезмәттәшлек итәчәк.

Идел буе академиясенең «Спортның аерым төрендә спорт күнекмәләре» спорт уеннары теориясе һәм методикасы кафедрасында «Футбол» бүлегендә 151 студент һәм «Мини-футболда» 13 студент белем ала. Академия студентлары Татарстан һәм Россиянең төрле җыелма командалары составына керә. Академия базасында шулай ук «Мотор-Академия» футбол командасы эшләп килә һәм ул Илкүләм студентлар футбол лигасында чыгыш ясап, студентлар командалары арасында бөтенроссия турнирының көмеш призына ия булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев