Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Идел буе болгарлары бөтен дөньяда беренче төрки-мөселман дәүләте булган" - Рәфыйк Мөхәммәтшин

Россия ислам институты ректоры, сәяси фәннәр докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин “Хозур-ТВ” каналында Ислам дине тарихы хакында лекция укыды.

Россия территориясендә беренче дәүләтне безнең бабаларыбыз булдырган

Мөхтәрәм дин кардәшләребез, милләттәшләребез! Без бүген тормышыбызга Ислам дине, әлһәмдүлилләһ, әйләнеп кайта дип шатланабыз. Мәчетләребез, мәхәлләләр, дингә инанучылар саны көннән-көн арта, ләкин шулай да бүген безне борчыган бик күп проблемалар бар. Ул проблемаларны ничек хәл итәрбез дип мөселманнар да борчыла, без һәрберебез дә борчылабыз. Ул проблемалар хакында уйланганда, без тарихыбызга күз салырга, тарих сәхифәләрен яхшы белергә тиешбез. Ислам дине безнең халкыбызның тарихында нинди роль уйнаган, татар халкы тормышына нинди яңалыклар алып килгән, безнең милләттәшләребез мөселман буларак нинди авыр чорларда яшәгәннәр һәм  алар проблемаларны ислам диненә таянып ничек җиңеп чыга алган дигән мәсьәләләр бик мөһим.   Рафик Мухаметшин: «Исламский банкинг занимает особое место в привлечении инвестиций»   Үзеңнең тарихыңны, Ислам дине тарихын белмичә, әлбәттә, бүген яңа тормыш кору шактый авырдыр ул. Безнең татар ул борынгы чорда ук үзенең дәүләтен булдыра алган халык. Гомумән тарих күзлегеннән карасак,  Россия җирлегендә, Россия территориясендә беренче дәүләтләрне нинди халыклар оештырган дигән сорауга, горурланып, безнең ата-бабаларыбыз дип әйтә алабыз. Ислам дине тарихы бик катлаулы, аны гадиләштерергә ярамый, ләкин шулай да Ислам дине теге яисә бу халык тормышына үтеп кергәч, һичшиксез, кешенең тормышы, яшәү рәвеше, дөньяга караш системасы үзгәрә. Ләкин шулай да, милләт мөселман булгач милләт булуыннан туктамый. Без татар икән, барыбер татар буларак үзебезнең милли, рухи халәтебезне саклап калабыз һәм шуңа күрә дә Ислам дине һәм безнең милләтебез, Ислам дине һәм безнең тарихыбыз бик мөһим.  

Ислам динен бабаларыбыз иртә кабул итә

Без шулай ук, горурланып, безнең ата-бабаларыбыз Ислам динен бик иртә кабул иткән дип әйтә алабыз. Россия территориясенә Ислам дине бик иртә үтеп керә, 644 елда Төньяк Кавказда урнашкан Дербент шәһәренә беренче гарәп гаскәрләре килеп керәләр һәм нәкъ менә 640 нчы елларны тарихчылар  Россия җирлегендә Ислам диненең тарала башлавының беренче сәхифәсе дип атыйлар. Әлбәттә, Төньяк Кавказ әле ул безнең тарихыбыз түгел, ләкин шулай да аның белән безнең төрки халыкларның тарихы турыдан-туры бәйле. Төньяк Кавказдан төньяктарак Хәзәр дәүләте урнашкан була. Хәзәр дәүләтендә төрки кабиләләр яшәгән һәм VII гасырда хәзәрләр арасында Ислам дине тарала башлый. Идел елгасының иң көньяк өлешендә безнең Бөек Болгар иле дигән дәүләтебез дә булган. Тарихчыларыбыз Бөек Болгар дәүләтендә шулай ук VII гасырда ук Ислам дине тарала башлаган дигән фикерне әйтәләр. Төп чыганакларга таянып Ислам дине хакында сүз алып барганда, беренче чиратта Идел буендагы Болгар дәүләтен күз алдында тотарга тиешбез.   Картинки по запросу болгар site:intertat.ru   Билгеле булганча, төрки кабиләләр хәзерге Россия территориясенең төрле төбәкләренә таралып яшәгәннәр, инде IV гасырда ук төрки кабиләләр көнчыгыштан көнбатышка таба тарала барганнар һәм VI гасырда төрки кабиләләр Идел елгасының иң көньяк өлешендә урнашканнар. Идел буйлап югары күтәрелгәннәр һәм VII гасыр- VIII гасыр башында нәкъ менә Урта Идел буенда Болгар кабиләләре яши башлаганнар һәм тора-бара үзләренең дәүләтчелекләрен дә булдырганнар. Идел буе болгарларының дәүләте беренче чорда мөселман дәүләте булмаган. Ләкин Болгар дәүләте иң беренче чиратта сәүдә, икътисади мөнәсәбәтләрне Идел буйлап түбәндәге мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләр белән урнаштыра башлаган. Урта Азия - иң борынгы цивилизацияләрнең берсе һәм безнең Идел буена әкеренләп Урта Азиядән сәүдәгәрләр килә башлаганнар. Алар сәүдә итү өчен генә түгел, гыйлем тарату өчен дә килгәннәр, бирегә китаплар алып килгәннәр һәм әкренләп–әкренләп Урта Азия аша безнең төбәккә ислам дине дә үтеп керә башлаган.  

Өч сәхәбә турында риваять

Безнең тарихыбызда бик кызыклы риваятьләр бар һәм аларның берсе Ислам диненең таралуына турыдан – туры бәйле. Ул Идел буена өч сәхәбәнең килүе. Сәхәбә - безнең сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд г. в. с. янында булган, аның чорында яшәгән мөселманнар. Нәкъ менә мин әйтеп киткән Дербент шәһәрендә 644 елны сугыш вакытында кырыктан артык сәхәбә һәлак була һәм бу шәһәрдә шушы кырык сәхәбәнең кабере бар. Ә инде Идел буена өч сәхәбә килгән. Аларның килүе ул бик зур вакыйга. Димәк, безнең Идел буена Ислам дине шуай ук  Төньяк Кавказдагы кебек үк бик иртә тарала башлаган. Тарихи риваятьләргә караганда өч сәхәбә мондагы халыкка Ислам дине нигезләрен аңлатканар, шул вакытта табиб вазыйфаларын да үтәгәннәр, димәк, алар бик гыйлемле мөселманнар булган. Өч сәхәбәнең икесе яңадан Мәккә – Мәдинә шәһәренә әйләнеп кайтканнар, ә берсе безнең Болгар дәүләтендә төпләнеп калып, биредә өйләнеп, гаилә корып калган һәм биредә вафат булган. Аны Изге Болгар җирендә җирләгәннәр дигән риваятьләр бар. Бүгенге көндә мөселманнар Болгар җиренә  килгәндә, бигрәк тә Изге Болгар җыены вакытында шушы сәхәбә кабере янына килеп дога кылалар. Тарихыбыз өчен бу бик мөһим фактор. Бу Ислам диненең Идел буенда бик иртә таралганлыгын күрсәтә.   Картинки по запросу болгар site:intertat.ru   Дөрес, тарихчылар бу хакта төрле фикерләр әйтәләр. Мөслими дигән XVIII гасыр тарихчысы нәкъ шушы риваять турында бик тәфсилләп, җентекләп язган. Шиһабетдин Мәрҗани ул сәхәбәләр килдеме икән дигән фикерне дә әйтә, ләкин шул ук вакытта тарихка багышлаган китабында болай дип яза: “ Сәхәбәләр килдеме икән, мин әйтә алмыйм, ләкин тарихи чыганакларга таянып, мин безнең сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд г. в. с. янында төрки телне белгән сәхәбә булганын әйтәм. Мөхәммәд пәйгамбәр нәкъ шушы төрки телне белгән сәхәбәгә әйтеп хат яздырган, ул инде гарәп телендә әйтеп, хат яздырган”. Шиһабетдин Мәрҗани фикеренчә, ул хат безнең ата-бабаларыбызга, Хәзәр дәүләтенә һәм Болгар дәүләтенә юлланган булырга тиеш. Ул бирегә сәхәбәләрнең килүен раслый дип әйтергә мөмкин. Кызганычка каршы, нинди халыкның тарихын алсак та, борынгы чор буенча чыганаклар бик аз. Татар халкының VII-VIII гасырлар буенча чыганаклар бик аз. Шулай да без IX-Xгасыр башында Ислам дине таралу буенча чыганакларның шактый күп икәнен беләбез. Шундый мәшһүр чыганакларның берсе - гарәп сәяхәтчесе Ибн Русте. Ул 910 елда Идел буена килеп чыга. Үзенең сәяхәтнамәсендә “Мин Идел буенда, Болгар дәүләтен күрдем, Болгар дүләтендә Алмуш дигән хан бар, ул бу дәүләт беән идарә итә һәм биредә ислам дине тарала башлаган”, - дип язып калдырган. Димәк, 910 елларда ук Идел буенда, Болгар дәүләтендә ислам дине шактый киң таралган була. 920 елларда Болгар дәүләте әле мөселман дәүләте булмаган, Болгар дәүләтендә инде мөселманнар яшәгәннәр, мөселман сәүдәгәрләре бирегә килгән, мәчет – мәдәрәсәләр булган, ләкин әле хөкүмәт башлыгы һәм җитәкче даирәләр Ислам динен дәүләт дине буларак әле кабул итмәгән булалар. Болгар дәүләтенең иң зур һәм мөһим проблемаларының берсе - Хәзәр дәүләте белән мөнәсәбәт. Ул бик көчле дәүләт була һәм шуңа күрә дә Болгар белән уртак тел таба алмый, һәрвакыт һөҗүм итеп тора, ясак түләүне таләп итә.  

Алмуш хан ни өчен хәлифәгә хат яза?

Багдад хәлифәтеннән илчеләрне кабул итү. Р. Шәмсетдинов

921 елда Болгар дәүләтенең илбашчысы (аны хан дип атамаганнар, ул идарә итүче булган, ханнар бары тик соңрак - Казан ханлыгы чорында гына барлыкка килгәннәр) Алмуш (Алмыш) хәлифәтнең башкаласы Багдадка, Әл – Мөкътадир дигән хәлифәгә хат яза. Ул Болгар дәүләтенең хәлифәткә мөһимлеген күрсәтә, әгәр сез безгә икътисади һәм башка сәяси ярдәм күрсәтсәгез, без Ислам динен дәүләт дине буларак кабул итәргә әзер, ди. Һәм 921 елда Болгар дәүләтеннән делегация Багдад шәһәренә чыгып китә. Алар уңышлы гына барып җитеп, Алмуш тарафыннан язылган хатны Әл – Мөкътадирга тапшыра алганнар. Ул аны игътибар белән укыганмы, укымаганмы анысын әйтү шактый авыр, ләкин мөгаен, аңа игътибар биргәндер. Чөнки шул ук елны, 921 елны Әл – Мөкътадирның кушуы буенча Багдадтан Идел буена делегация чыгып китә. Бәлки аларның максатлары ярдәм итү дә булмагандыр, аларың беренче максатлары, Урта Идел буена килеп, чыннан да мөселманнар яши микән, алар мөселман дәүләтен оештыруга әзер микән дип, аны карау өчен делегация җибәргәндер Әл – Мөкътадир. Идел буена чыгып киткән бу зур делегация зур маҗаралар белән бик авыр юллар узып, 922 елның 15 май тирәләрендә Изге Болгар шәһәренә килеп җитәләр. Болгар илбашчысы Алмуш алары бик зурлап каршы ала, шәһәр читендә зур палаткалар коралар һәм анда кунакларны кабул итәләр. Әлбәттә инде, илбашчы беренче чиратта Әл – Мөкътадирдән ярдәм көтә, мөгаен биредә ул көткән ярдәм булмагандыр. Шулай да ул делегацияне зур бүләкләр белән кабул итә һәм 922 елны рәсми рәвештә Әл – Мөкътадирның Алмушка язылган хаты тапшырыла. Бирегә җыелган Болгар дәүләтенең кабилә башлыклары бөтенесе дә ислам динен дәүләт дине буларак кабул итүләре хакында бу хатны укып чыгып, Коръәнне кабул итеп, “Амин” кычкыра.

922 мае – безнең тарихыбыздагы мәшһүр дата

Идел буе Болгарында Ислам кабул итү, 922 ел. Р.Хуҗин

922 елның май ае безнең тарихыбызда бик зур, бик мөһим вакыйга булып тора. Дөрес, кайберәүләр менә Ислам дине Идел буенда 922 елны таралган икән дип, шундый фикер әйтәләр.  Дөреслектә Ибн Фадлан  шушы делегациядә сәркатиб вазыйфаларны башкарган, ул юл буе юлъязмалар язып килгән. Алар бик кызыклы һәм анда ул шаккатып, Идел буенда, Болгар шәһәрендә җәмигъ, ягъни зур мәчетләр бар, мәдрәсәләр бар, анда галимнәр бар, дип яза. Димәк, Идел буенда 922 елда, Ислам динен рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул иткәнче, ислам дине шактый нык таралган, таралып кына калмаган, биредә мәчетләр, мәдрәсәләр эшләгән, галимнәр булган. Бу фикерне ул бик шатланып, рухланып язып калдырган. Шуңа күрә дә без Ибн Русте, Ибн Фадлан кебек Идел буена килеп, биредәге тормышны үзләре күреп, үзләренең юлъязмаларында язып калдырган шушы чыганакларга таянып, Идел буенда ислам диненең бик иртә таралганлыгын анык әйтә алабыз. Ә инде сәхәбәләрнең бирегә килүе турында сүз алып барсак, Ислам диненең Идел буенда бик иртә таралганын күз алдына китерергә мөмкин. Безнең шулай ук мәшһүр тарихчыбыз Ризаэтдин Фәхретдин инде VII гасыр ахырында VIII гасыр башында ук Ислам дине тарала башлаган дип яза.
Димәк, X гасырда Идел буенда беренче төрки – мөселман дәүләте барлыкка килә. Без, горурланып, безнең Идел буе болгарлары  бөтен дөньяда беренче төрки – мөселман дәүләте булган дип әйтә алабыз. Чыннан да, ул чорда әле төрки халыклар башка бер төбәктә дә Ислам динен рәсми рәвештә кабул итеп мөселман дәүләте булып яши башламаганнар.
Болгар дәүләте Ислам динен кабул иткәннән соң, аның тормышы бөтенләй, тулысынча үзгәрә дип әйтергә мөмкин. Беренчедән, болгар дәүләте ул төрле кабиләләрдән торган дәүләт буларак яшәп килгән, ә Ислам динен кабул иткәннән соң бу кабиләләр берләшә, бу бербөтен көчле мөселман дәүләтенә әверелә. Бу чорда әле Идел буенда гына түгел, гомумән Россия территориясендә башка дәүләтләр дә булмаган. Рус дәүләте ул 980 елларда гына барлыкка килә. Болгар дәүләте акрынлап үзенең йогынтысын Идел буена тарата. Урта Россия территориясендә Болгар дәүләтенең икътисади, сәяси йогынтысы зур була. Болгар дәүләте биредәге фин – угор халыклары белән бик тыныч яшәгән, мәсәлән, без Болгар дәүләтендә болгарларның удмуртлар, марилар, чувашлар һәм башка халыкларның ата – бабалары белән сугышканлыгы хакында бернинди тарихи фактлар да китерә алмыйбыз. Биредә фин – угор халыклары тыныч, тату яши алганнар. Бүгенге көндәге -  без аны толерантлык дибез - үзара дус яшәү нәкъ менә шул чордан башланган дип әйтергә мөмкин. Болгар дәүләте үзенең йогынтысын башка дәүләтләргә дә таратырырга омтылган, аның йогынтысы бик еракка, хәтта төньякка кадәр барып җиткән. Сәүдәгәрләр төньякка барып сәүдә иткәннәр һәм бу аның зур, мәшһүр бер дәүләт икәнлеген күрсәтә.  

Болгар дәүләтенең тарихы аяныч тәмамлана...

Болгар дәүләте мөстәкыйль, мәшһүр дәүләт буларак шактый гасырлар яшәп килгән, ләкин аның тарихы ул аянычлы тәмамлана дип әйтергә мөмкин. Чөнки инде XII гасыр азагы - XIII гасыр башында Ерак Көнчыгышта яңа дәүләт формалаша – Алтын Урда дәүләте. Алтын Урда дәүләте үзенең йогынтысын төрле төбәкләргә тарата башлый, Үзәк Азиягә үтеп керә. Без инде тарихыбыздан яхшы беләбез, 1237 елда Алтын Урда гаскәре Идел буена килеп чыга һәм анда Болгар дәүләтенең гаскәрләре тар–мар ителә. Алтын Урда гаскәре рус җирләренә үтеп кереп, Еропага таба китә. Әлбәттә инде без, бигрәк тә тарих дәреслекләрендә, Алтын Урдадан кыргый варварлар килгән, алар бөтенесен җимергәннәр, тар – мар иткәннәр, безнең тарихыбызны артка алып ташлаганар дигән сүзләрне күп очратырга мөмкин. Ләкин дөреслектә тарих бик катлаулы, шуңа күрә без алар яхшы, болар начар, Алтын Урда, татар – монголлар явы бөтен цивилизацияне, мәдәниятны юкка чыгарган дип сөйләү һич тә дөреслеккә туры килми. Алтын Урда дәүләте үз чорының иң зур, чәчәк аткан цивилизацияләренең берсе. Ул зур империя булган, бик күп халыклары, дәүләтләрне үз эченә алган, ләкин шул ук вакытта без теге яисә бу дәүләтнең мәшһүрлеге турында сүз алып барганда андагы шәһәрләрнең санын күрергә тиешбез. Чөнки шәһәрләрдә профессиональ мәдәният үскән. Алтын Урда дәүләтендәге шәһәрләр саны дөньяда бер илдә дә булмаганча күп булган. Мәсәлән, Сарай шәһәре үз чорындагы Париж, Рим шәһәрләреннән зуррак булган, анда илле мең, йөз меңгә кадәр кеше яшәгән. Ул чыннан да чәчәк аткан цивилизация булган.  

"Татар-монгол явының зыяны" - киң таралган фикер

Без аларны ниндидер кыргый варварлар булганнар икән, безнең ата – бабаларыбызга һөҗүм итеп, Болгар дәүләтен җимергәннәр икән дип тарихка нокта куйсак, ул һич тә дөрес булмас иде. Биредә без заманаларның катлаулы булганлыгын, заманаларның үзгәргәнлеген һәм инде дәүләтләрнең юкка чыгып яңа дәүләт барлыкка килгәнен аңларга тиешбез. Бөтен дөньяда да тарих шулай барган һәм безнең бабаларыбызның да тарихы XIII гасырның 30 нчы елларыннан Алтын Урда дәүләте белән бәйле. Кайбер чыганакларга таянып хәтта үзебезнең балаларыбыз мәктәптә укыган дәреслекләргә таянып, татар – монгол явы безнең мәдәниятыбызны җимергән дип укыйбыз, ишетәбез һәм инде ул киң таралган фикерләрнең берсе. Ләкин шул ук вакытта без Изге Болгарга барабыз, анда сакланып калган күп һәйкәлләр нәкъ менә Алтын Урда чорына карый.
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев