Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Идел" башкорт һәм татар җыры фестивалендә Кытай һәм Латвия вәкилләре дә катнашкан

Уфада “Идел” VI Халыкара татар һәм башкорт җырлары халыкара фестиваль-бәйгесе тәмамланды. Шул уңайдан, Башкорстанда татар җырының бүгенге хәле турында Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов һәм бәйгедә җиңүчеләр – Илмир Сәгадиев белән Руслан Габбасов фикерләре белән уртаклашты.

“Идел” башкорт һәм татар җыры фестиваленең Гала-концерты “Башкортстан” дәүләт концертлар залында үткән. 10 җиңүче арасында Россия шәһәрләреннән, Кытай һәм Латвиядән дә катнашучылар булган. Фестивальне оештыру комитетының матбугат өчен җаваплы хезмәткәре Диана Байтурина “Башинформ” агентлыгына хәбәр итүенчә, җиңүчеләр исемлегендә “Татар халык җыры” номинациясендә Әлфис Галиуллин, “Татар эстрада җыры” номинациясендә Илмир Сәгадиев һәм Руслан Габбасов, ә иң яхшы коллектив номинациясендә “Ямьле” триосы урын алган.

Жюри белән Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов рәислек иткән. Бәйгедә барлыгы 36 иҗатчы осталыкта көч сынашкан. Оештыручылар әйтүенчә, бәйге елдан-ел ныграк популярлык казана һәм үзенең географиясен киңәйтә.

Фестиваль ике тугандаш халык арасында рухи-мәдәни элемтәләрне ныгыту максатында Россия, Башкортстан һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Башкортстанның Матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә “Идел” мәдәнияткә ярдәм итү һәм үстерү фонды тарафыннан 2011 елдан оештырылып килә.

Быел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергән Илмир Сәгадиев “Идел”  фестиваленә үзенең остазы, опера һәм эстрада җырчысы Венера Ганиева киңәше белән барган. “Биредә мин үзем бик хөрмәт иткән Илһам Вәлиев, Филүс Каһиров белән күрешә алдым”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша яшь лауреат.

Еш кына “Башкортстанда туып үскән җырчылар Татарстанда популярлык казана. Ике халык та бер-берсенең иҗаты белән кызыксынсын өчен мондый уртак фестивальләрне ике төбәктә дә ешрак үткәрергә кирәк. Без Казанда да үзебезнең башкорт кардәшләребезне ишетергә, аларны танып белергә тиешбез”, – дип исәпли Илмир Сәгадиев.

“Идел” VI Халыкара башкорт һәм татар җырлары фестивалендә “Кама буе – Туган як” җырын башкарып, “Татар эстрада җыры” номинациясе лауреатларының берсе – Уфаның сәнгать училищесы вокал бүлегендә 4 курста укучы Руслан Габбасов бу фикерне хуплый.

Аның әйтүенчә, татар эстрадасын Татарстанда да, Башкорстанда да онытылган җырларны башкарып популярлаштырып булыр иде. Моның өчен алтмышынчы еллар җырларына кайтырга, Рәшит Ваһапов кебек шәхесләрнең башкару осталыгын яңартырга кирәк. “Хәзер кешеләр җиңел генә вариант алып эшләү ягында, әмма мин әсәрләрнең булдыра алганча, катлаулыракларын алырга кирәк дип саныйм. Миңа мелизматикасы тирән булган халык җырлары якынрак. Халык җырларының бөтен байлыгы шуларда”, - диде Руслан Габбасов.

Башкортстандагы татар эстрадасы һәм Башкортстаннан килгән җырчылар мәсьәләсенә карата Зөфәр Хәйретдинов гомер гомергә Башкорстанда татар җырлары бик популяр булдылар диде.

Аның әйтүенчә, менә Башкорстанда популяр булып, Казанга килеп башкортча җырлаган җырчылар бик сирәк. “Андый җырчы безнең берәү генә. Татарстанда, Башкортстанда бер итеп җырлый торган җырчы – ул Айдар Галимов кына. Ул ике республиканы да уртак күреп яши”, - диде Зөфәр Хәйретдинов.

Башкортстанда үсеп тә, анда популяр була алмыйча Казанга килеп танылган артистлар татар эстрадасында бик күп. “Күп кенә дә түгел, ә иң күп өлешне алып торалар, әмма никтер Башкортстанда популяр булып китә алмыйлар”, - диде Зөфәр Хәйретдинов.

“Идел” фестиваль-бәйгесендә мәдәният һәм сәнгать уку йортларында белем алучы яки инде укуын тәмамлап, иҗади эшчәнлек юлын сайлаган яшьләр катнашкан. Узган елларда фестиваль сәхнәсендә 200ләп яшь башкаручы чыгыш ясаган. Быел Башкортстан һәм Татарстаннан тыш, Мәскәүдән, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта Кытай, Грузия, Латвия, Үзбәкстаннан да катнашучылар булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев