Ибраһим Салаховның 105 еллык юбилее уңаеннан
Ибраһим Низам улы Салахов 1911 елның 30 августында Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә эшче гаиләсендә дөньяга килә. Башта Күкчәтау шәһәрендә Мортаза мулла мәдрәсәсендә, мәдрәсә ябылгач, җидееллык татар мәктәбендә белем ала. 1928-1931 елларда Казан педагогия техникумында укый, шул елларда шигырь, әдәби парчалары белән матбугатта еш катнаша. Техникумнан соң «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Кызыл яшьләр» газеталары редакцияләрендә эшли, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналын нигезләүчеләрнең берсе.
Армиядән соң, 1935-1937 елларда язучы Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Истәлекләрдән күренгәнчә, биредә И.Салахов иң алдынгы студентлардан саналган. Үз вакытында педагогия иститутының тел-әдәбият факультеты деканы, профессор, күренекле тәнкыйтьче, бик күп татар зыялылары кебек үк шәхес культы корбаны Галимҗан Нигъмәти, мәсәлән, «яхшы укыйлар, иҗат эше белән шөгыльләнәләр» дип, Хатип Госман белән И.Салаховка институтның тулай торагыннан санаулы гына ике кешелек бүлмәнең берсен бирә.
Институтның III курсында укыганда, Октябрь революциясенең 20 еллыгына институт колоннасын бәйрәм демонстрациясенә алып чыгу И.Салаховка тапшырыла. Әмма бәйрәм алдыннан гына ул, гаепләнеп, кулга алына, һәм аның ун елдан артык гомере «халык дошманы» булып төрмәдә, лагерьларда үтә. И.Салахов 58 нче статья нигезендә гаепләнә: ун елга ирегеннән һәм биш елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителә.
1956 елда исә СССР Югары судының хәрби коллегиясе, И.Салахов эшен яңадан карап, 1937 елгы хөкем карарын юкка чыгара.
И.Салахов үзенең «Йөрәктәге яралар» мәкаләсендә «Казан — минем рухи бишегем, йортым. Мин анда язучы буларак тудым һәм «үлдем»,— дип язган иде. Чыннан да Казан педагогия институтында укыганда ныклап каләм алган Ибраһим, баштарак шигырьләр яза, аннары иҗат көчен пьеса, повесть жанрларында сынап карый. 30 нчы еллар әдәбияты тормышында актив катнашу язучының тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе артуга, каләменең дә шомара баруына булыша. Нәтиҗәдә авторның бер-бер артлы «Ярату» (1936) пьесасы, «Дуэль» (1937), «Мәхәббәт һәм өмет» (1937) повестьлары, «Постта» (1937) шигырьләр җыентыгы бер-бер артлы дөнья күрә.
И. Салахов иҗатының беренче чорын тәшкил иткән утызынчы еллар аның иҗади эзләнүләренә, әлбәттә, тирән эз сала. Ягъни ул тудырган әдәби дөнья, геройларның тирәлеге, тормыш материалы да илдә хакимлек иткән идеологиягә яраклаштырып күрсәтелә, геройлары да шул заман идеалларына хезмәт итәргә омтылалар.
1937-1956 еллар аралыгында мәгълүм сәбәпләр нәтиҗәсендә И.Салахов иҗат эшеннән аерылып тора. Ул бары 1956 елдан, ягъни акланганнан соң гына кабат ныклап иҗат эшенә керешә һәм тиз арада күп кенә лирик шигырьләр иҗат итә. Тиздән аның «Дала дулкыннары» (1957), «Күкчәтау җырлары» (1961) дигән шигырь җыентыклары, «Төн кызы» (1971) исемле хикәяләр, очерклар, легендалар җыентыгы, «Мәхәббәт картаямы?» (1980) повесте, «Күкчәтау далаларында» (1965), «Имәннәр тамыр җәйгәндә»(1985) романнары, Фәхретдин бине Мифтахетдин, Г.Ибраһимов, С.Атнагулов, Г.Гали, Г.Нигъмәти һ.б. күренекле шәхесләр турында истәлекләре, әдәбият тарихына караган материаллары, балалар өчен хикәяләре дөнья күрә. Аның «Күкчәтау татарлары» исемле публицистик хезмәте исә Казахстан татарларының формалашу тарихын ачыклауда, гомумән, чит җирләрдә яшәүче татарлар тормышын өйрәнүдә әһәмиятле чыганак һәм башлангыч булып тора.
30 нчы еллар башында ук кулына каләм алган булса да, И.Салахов иҗаты озак вакытлар әдәби-фәнни җәмәгатьчелекнең игътибарыннан читтәрәк кала бирде. Бары тик «Казан утлары» журналында «Тайгак кичү» роман-хроникасы дөнья күргәч кенә әдипнең иҗаты белән ныклап кызыксыну башланды. Роман моңа кадәр татар әдәбиятында объектив чагыла алмаган чорга — Сталинның шәхес культы елларына, тоталитар системаның асылын ачуга багышланган иде.
Мәкалә-истәлекләрдән күренгәнчә, «Тайгак кичү» («Колыма хикәяләре» ) язылып беткәч тә әле байтак еллар тимер сандыкта, алмагач төбендә күмелеп ята. Бу вакытларны автор соңрак: «бәлки тоелгандыр: төбенә кулъязмамны күмгәч, алмагач ачы алмалар бирә башлады кебек. Язларын бакча шау чәчәккә төренгәндә, алмагачым миңа хәсрәттән чәче агарган кеше булып күренде»,— дип искә алды.
«Колыма хикәяләре» романы җәмәгатьчелек тарафыннан әдипнең шәхес культы чорына караган беренче әсәре дип кабул ителде. Әмма болай дип карау һәм бәяләү хакыйкатькә хилафлык булыр иде, чөнки әдипнең «Күкчәтау далаларында» һәм «Колыма хикәяләре» әсәрләре тема ягыннан байтак дәрәҗәдә аваздаш. Соңгы романында яктыртылган мәсьәләләрне ул инде 1965 елда басылып чыккан «Күкчәтау далаларында» ук башлый һәм һәр ике очракта да үзенең шәхси биографиясенә таяна.
60 нчы еллар шартларында язылган «Күкчәтау далаларында» әсәрендә, гәрчә Батталов образын тудырганда автобиографик факторның роле зур булса да, биредә И.Салахов аерым бер шәхеснең кичерешләрен өлешчә генә чагылдыра алды. Чөнки әлеге елларда шәхес культы турында чын хакыйкатьне әйтү өчен кирәкле шартлар тумаган иде әле. Бу чынлык, үзгәртеп кору еллары башлангач, инде шактый ук киң урынны биләп, авторның «Колыма хикәяләре» әсәрендә дәвам иттерелә. И. Салаховның бу әсәре татар әдәбиятында шәхес культы елларын «ачык текст» белән яктырткан беренче карлыгач булды.
Әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан Сталин репрессияләре турында язылган китаплар арасында уңышлы дип бәяләнгән «Тайгак кичү» («Колыма хикәяләре») фаҗига-хроникасы И.Салахов иҗатының иң югары ноктасы булды һәм 1990 елда ул Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек дип табылды.
И. Салаховны язмыш төрле яклап сынады: газабын да, шатлыкларын да мул итеп бирде. 1998 елның 8 апрелендә Казахстанның яңа башкаласы Астанада (Акмолада) аның тормышында тагын зур вакыйга булды. Вафатына берничә генә ай кала ул, Казахстан президенты Нурсолтан Абиш улы Назарбаев сүзләре белән әйтсәк, «Казагыстан халкы өчен зур хезмәт, татар, казакъ һәм рус әдәбиятлары арасында ныклы күпер салудагы эш-чәнлеге өчен» «Парасат» («Алтын дуслык») ордены белән бүләкләнде. «Парасат» казакъчадан «тирән фикер», «яңалык», «ачыш» мәгънәсендә тәрҗемә ителә. И. Салахов бу бүләккә чын мәгънәсендә лаек иде.
Үзен «халык традицияләренең — кайгы, горурлык һәм куркаклык, кешелеклелек һәм вөҗдансызлык картиналарының тере шаһите» дип атаган аксакал язучыбыз 1998 елның 7 июлендә вафат булды.
Әмма Колыма җилләре дә, Себер суыклары да җиңә алмаган бу каһарманын халык үз күңелендә мәңге саклар. Аның 80 еллыгына багышланган мәкаләсендә шагыйрь М.Әгъләмов та шулай язган иде: «И. Салаховның исеме рәнҗетелгәннәр авазы булып яңгырады. Рәнҗетелгәннәр… Бу сүз безнең хәтергә мәңге сеңеп калырга тиеш».
Ләйлә Минһаҗева, филология фәннәре докторы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев