Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иҗатта бала үзе булып калсын иде" - Вакыйф Нуриев

Язучы һәм журналист Вакыйф Нуриев “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә балаларның үзләре генә иҗат иткән әсәрләрнең аз булуы турында әйтте.

("Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Язучы һәм журналист Вакыйф Нуриев “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә балаларның үзләре генә иҗат иткән әсәрләрнең аз булуы турында әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә җиткерде.

“Бәйгедә катнашканда укучылар әллә нинди катлаулы темаларны сайлап алалар. Аларны укый башласаң, хәтта шикләнеп тә куясын. Бала үзе язды микән соң боларны дип. Мәктәп тормышыннан да күпме темалар табарга мөмкин. Шуңа күрә иҗатта бала үзе булып калсын иде”, - диде Вакыйф Нуриев.

Аның сүзләренчә, “Илһам” бәйгесендә, гомумән, темаларның тарлыгы, бертөрлеге күзгә ташланып тора. Сюжетлар гел бер тирәдә генә бөтерелә. Я мәхәббәт өчпомагы инде ул, я хыянәт. Бәйгедә балаларның үз хисләрен генә тасвирлаган әсәрләр аз. Алар киләчәктә күбрәк булсын иде.

  • “Илһам” бәйгесенә быел барлыгы 1624 эш кабул ителгән.
  • “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 2014 елдан бирле уздырыла. Җиңүчеләрне дүрт номинациядә билгелиячәкләр. Аларны бүләкләү чарасы 21 апрель көнне уздырылачак.

фото: Султан Исхаков

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев