"Иҗат кешесенең уй-теләге: яңа җырлар, матур шигырьләр, яңа шагыйрьләр һ.б." - Резеда Шәрәфиева (видеоәңгәмә)

Резеда Шәрәфиева татар эстрадасында үзенчәлекле тавышлы, зәвыклы җырчы. Ул елдан-ел чибәрләнә, сәхнәдәге чыгышлары, репертуары белән аерылып тора. Алып баручы Гөлназ Шәйхи кунактан кайбер серләрен белешә.

Резеда Шәрәфиева бил нечкәлеген саклап калуның бик гади юлын белә икән. Бу серне яшерми.

Элек күлмәкләрне ешрак үзе тексә, хәзер оста тегүчеләргә дә мөрәҗәгать итә. Репертуарына карата да бик таләпчән. Җырчы кайсы авторлар белән эшли? Әңгәмәдә алар хакында да ишетергә мөмкин.

Резеда Шәрәфиеваның юбилей концертын тамашачыларның күбесе яхшы хәтерли. Шулай да яңа программа кайчан булыр? Әңгәмә барышында җырчы үз җавабын әйтте. 

Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: