Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Hurry Potter and the Cursed Child» пьесасының татарча тәрҗемәсе рус тәрҗемәсеннән иртәрәк дөнья күрергә мөмкин!

Хәзер Татарстан китап нәшрияты Англиянең бу әсәргә авторлык хокукы булган "The Blair Partnership" агентлыгы белән сөйләшүләр алып бара. Бу хакта "Татарстан китап нәшриятының" Facebook битендә хәбәр ителә.

Пьесаны КФУ Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты студенты, «Гыйлем» фәнни-популяр ресурс мөхәррире Айдар Шәйхин тәрҗемә иткән. Тәрҗемәче пьесаның татар телендәге беренче бүлеген Интернетка куйган. Пьесаның татарчасы «Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала» дип атала.

"Татарстан китап нәшрияты" битендәге укучылар аудиториясе сораштыру нәтиҗәләре буенча аларның күбесе Һарри Поттер турындагы тарихның татар телендә сигезенче бүлегенең чыгуын түземсезлек белән көтә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев