Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Hürriyet Әнкараның Россия белән дуслашуыннан күпме акча эшләячәген сөйләгән

Россия белән мөнәсәбәтләрне җайга салу алдагы ике елда Төркиягә өстәмә ун миллиард доллар акча китерәчәк, дип яза Hürriyet Daily News газетасы Ata Invest компаниясе хисабына сылтама белән. "Россия белән туристлык һәм сәүдә мөнәсәбәтләре тиз арада яхшырса, Төркия үз икътисадына елга 4,5 - 5 миллиард доллар күләмендә өстәмә табыш тәэмин итәчәк, ягъни ике елга ун миллиард доллар", - диелгән хисапта. Хисап авторлары билгеләп узганча, Төркия дөньяның иң куркыныч төбәкләренең берсендә урнашкан һәм Фарсы култыгындагы сугыштан соң аның тарихында тыныч чор булмаган диярлек. Шул ук вакытта, алар иң куркыныч вакыйгаларның берсе дип узган елның ноябрь аенда Төркия Сирия өстендәге Россия хәрби самолетын бәреп төшергәннән соң Мәскәү белән Әнкара арасында киеренкелекнең көчәяюен атый. Төркия Президенты Тайип Эрдоган Владимир Путинга гафу үтенеп хат юллаганнан соң ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр җайга салына башлады. Әйтик, 30 июнь көнне Россия Президенты Төркиягә чартер рейсларга тыюны һәм әлеге илгә турлар сатуны чикләүне бетерде. Төркиянең мәдәният һәм туристлык министры Нәби Авджи сүзләренчә, җитәкчелегек быел ил курортларында бер миллионга якын россияле ял итәчәк дип планлаштыра. Узган ай башында Hürriyet Daily News бары Анталиядә генә дә беренче биш айда Россия туристлары саны 96 процентка кимегән дип язган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев