Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Хозур ТВ» мөселман телеканалында берьюлы ике балалар тапшыруы төшерелә башлый

3 декабьдән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалында берьюлы ике балалар тапшыруы төшерелә башлый. Тапшыруларның төп геройлары сабыйлар, шулай ук экспертлар һәм имамнар булачак, дип хәбәр итә Диния нәзарәте. Яшь катнашучыларны сайлап алу өчен, октябрь һәм ноябрь айларында телеканал студияләрендә 4-8 яшьлек балалар арасында берничә конкурс узды. Нәтиҗәдә барлыгы 40лап сабый салып алынды. Әлегә проектларның атамасы сер булып кала. Оештыручылар аларның эчтәлеге кызыклы һәм файдалы булачак дип ышандыра. Яңа проектларның эфирга чыгу вакыты соңрак билгеле булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев