Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Хозур ТВ” балалар өчен кастинг игълан итә

“Хозур ТВ” мөселман телеканалы тапшырулар циклы алып бару өчен балалар өчен кастинг игълан итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Кастингка 7-8 яшьлек балалар чакырыла (1-2 сыйныф). Кастингта катнашу өчен, катнашучы турында кыскача мәгълүмат һәм телефон номерын күрсәтеп, гаризаны һәм баланың рәсемен 20 ноябрьгә кадәр “Кастинг дети” тамгасы белән tv@huzur.ru почтасына җибәрергә кирәк. Төп таләп – яше туры килү. Анкеталарны алганнан соң, телеканал белгечләре катнашучылар белән элемтәгә керәчәк һәм 26 ноябрьдә Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт адресында узачак кастингның икенче этабына чакырачаклар.

Фото: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев