Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хозур" нәшрият йортында Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа китабы дөнья күрде

“Хозур” нәшрият йортында Татарстан Республикасы мөфтие, Коръән-хафиз Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа китабы нәшер ителде. Бу хакта татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән хәбәр иттеләр. “Намазда Коръән укуга бәйле хаталар” китабында автор намазда Коръән Кәримне укуга бәйле булган мәсьәләләргә тукталып, аларны җентекләп аңлатып бирә. Зур игътибар кыйраәттә булырга мөмкин хаталарга бирелә, аларның намазның дөреслегенә йогынтысы карала. Автор Коръән өйрәнүнең, аны уку һәм тыңлауның әһәмиятлелеген ассызыклый. Китап рус телендә.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев