Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хозур" нәшрият йорты рус, татар, таҗик, үзбәк телләрендә аудиокитаплар чыгарган

“Хозур” нәшрият йорты ислам һәм традицияләр хакында 4 телдә: рус, татар, таҗик, үзбәк телләрендә аудиокитаплар тупланмасын чыгарган, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте. Әлеге аудиокитапларны әзерләү “2014-2016 елларда Татарстан Республикасында терроризм һәм экстремизмны кисәтү” программасы кысаларында тормышка ашырылган. Тупланма барлыгы 14 аудиокитаптан тора. Алар арасында “Ислам – тынычлык дине”, “Гыйбадәт Исламия”, “Ислам чын һәм уйлап чыгарылган”, “Традицион Ислам белән ваһһабчылык арасындагы теологик аермалар” һәм башка китаплар бар. Бер аудиокитапка “Азан” радиосының экстремизмга каршы көрәш темасына багышланган тапшырулары тупланган. “Экстремизм идеясе йогынтысына Үзәк Азиядә туган дин кардәшләребез дә бирешә. Шуңа күрә дә бу проектны дүрт телдә чыгарырга карар кылынды. Туган илләреннән еракта алар ислам кыйммәтләре турындагы дөрес мәгълүматны ала алмыйлар. Аларга бу китаплар бик файдалы булыр дип уйлыйм. Китаплар бушка таратылачак”, - дип белдергән “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин. Проект «Татмедиа» агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев