Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хореограф Нигина Әхмәдуллина татар биюе иң бай һәм иң матур бию дип саный (фото, видео, мастер-класс)

Бик күпләрне биергә өйрәткән Нигина фикеренчә, һәркемне биергә өйрәтеп була. теләк кенә булсын! Intertat.ru сайты укучыларының татарча биергә өйрәнергә мөмкинлеге бар. Нигинадан мастер-класс!
    “Казан” бию ансамбленең балалар хореографик  студиясендә укытучы Нигина Әхмәдуллина Intertat.ru укучыларына татар биюенең үзенчәлекләре, гомумән, бию сәнгате турында да сөйләде.     “Кул” һәм “аяк” биюләре   Профессиональ яктан биюләр кул һәм аяк биюләренә бүленә. Халык биюләре бер-берсеннән башкару манерасы, хәрәкәтләре белән аерыла.     Көнчыгыш биюләрендә куллар күбрәк “эшли”, шуңа да ул бик матур. Шәрык биюләренең шундый үзенчәлеге бар.     Европа биюләре аяк хәрәкәтләре техникасы белән аерылып тора, беренче планга нәкъ менә алар чыга.     Һәр ике төр биюнең дә үз матурлыгы бар, шуңа күрә кайсысының матуррак, зәвыклырак икәнен әйтүе кыен. Минемчә, аяк һәм кул хәрәкәтләре синтезы булганда бию күпкә матуррак күренә. Татар биюе кайсы ягы белән үзенчәлекле? Нәрсәне татар биюе дип саныйсың инде. Фольклор биюендә аяк хәрәкәтләре күбрәк. Сәхнә бию рус биюеннән күп хәрәкәтләр алган, шул рәвешчә биюнең лексикасы баеган. Сценик биюдә кул хәрәкәтләренә күп игътибар бирелә, бу аеруча хатын-кызларның салмак биюендә күренә. Башкару рәвеше буенча заманча татар сценик биюе – ул шәрык һәм европа биюләренең синтезы. Татар биюендә Идел буе халыкларының аяк белән идәнне “дөбердәтү” элементы бар, ирләр биюендә башкорт биюе элементлары чагыла. Әмма, гомумән алганда, татар биюе - башка биюләргә охшамаган, үзенчәлекле бию.     Татар биюендә башка халыкларныкында булмаган бик кызыклы аяк хәрәкәтләре бар. Мин моны татар халкының милли аяк киеме – читекләр барлыкка килү белән бәйле дип уйлыйм. Аяк хәрәкәтләре биюченең матур читекләрен күрсәтү өчен махсус уйлап чыгарылган кебек!     Шулай ук татар биюендә гадәти булмаган “бию рәсемен” – биюченең орнамент ясап хәрәкәтләнүен күрергә була. Бу, әлбәттә, татар сәнгатендәге орнамент белән бәйле.   Биюләр каян килеп чыккан?   Бию борынгы заманнарда барлыкка килгән, ул ритуаль культның бер өлеше булган. Сикереп йөргән хәрәкәтләр белән яңгыр чакырганнар, як-якка селкенеп, тагын нидер сораганнар.   Хореографик сәнгатьнең иң югары ноктасы – балет. Балет Италиядә барлыкка килә. Атамасы исә Франциядә кушыла. 1661 елда Людовик XIV музыка һәм бию Академиясе яза.     Кешене биергә өйрәтеп буламы?   Теләге булган һәркемне теләсә нинди яшьтә биергә өйрәтеп була. Күпме вакыт кирәклеге кешенең әзерлегенә бәйле. Әмма кайвакыт шулай да була – кешегә бию бирелмәгән, андый очракта аңа башка сәләтләрен үстерергә кирәк. Ә балаларга килгәндә, алар пластилин кебек – теләсә нәрсә ясарга була.        

Рәмис ЛАТЫЙПОВ

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев