Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Һөнәр" яшь режиссерлар фестивалендә татар, рус, башкорт телләрендә 16 спектакль күрсәтеләчәк

VIII “Һөнәр” Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивале Казанда 19-25 ноябрь көннәрендә узачак. Быелгы программада Татарстанның һәм күрше төбәкләрдәге яшь режиссерларның спектакльләрен тәкъдим итүдән тыш, фестиваль тарихында тәүге тапкыр Россиядә күренекле педагоглар мастер-класслар да үткәрәчәк.

Режиссура өлкәсендә белемнәрне арттыру максатын куйган “Һөнәр+” лабораториясе режиссер, рәссам, хореограф, композитор, яктылык куючы рәссам һәм мультимедияле инсталляцияләр ясаучы хезмәткәрнең үзара иҗади бәйләнешен ныгыту максатын куя. Лабораторияне, гадәттәгечә, “Реальный театр” Бөтенроссия фестивале директоры, Екатеринбург шәһәренең Яшь тамашачылар театры директоры урынбасары Олег Лоевский җитәкли.

Мастер-классларны һәм семинарларны заманча театрның күренекле шәхесләре уздырачак. Алар арасында: бөтен дөньяга танылган Латвия һәм Россия театрлары режиссеры, МХТ режиссеры, А.А.Брянцев исемендәге Яшь тамашачылар театрының иҗади проектлар җитәкчесе Адольф Шапиро (Мәскәү), спектакльләре “Метрополитен-опера”да һәм Зур театрда барган, “Алтын битлек” премияләре лауреаты, опера режиссеры Дмитрий Черняков (Мәскәү), театраль рәссам, “Алтын битлек” премиясе лауреаты Ксения Перетрухина (Санкт-Петербург) һәм Россиядә билгеле композиторларның берсе – Александр Маноцков (Мәскәү).

VIII “Һөнәр” фестиваленең географиясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Уфа, Чаллы һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Афишага татар, рус, башкорт телләрендә 16 спектакль кертелгән.

Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Г.Камал театрының зур һәм кече сәхнәләрендә, рус Яшь тамашачы театрында, Болак буендагы Яшьләр театрында, Лядской бакчасында, "Угол" иҗат лабораториясендә һәм Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев