Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Һөнәр" VIII Бөтенроссия яшь режиссурасы фестивале дәвам итә (фото)

Кичә, фестивальнең алтынчы көнендә өч спектакль күрсәтелде: "Где-то и около", "Сак-Сок" һәм "Бежать". Актерлар йортында композитор Александр Маноцков (Мәскәү) һәм опера режиссеры Дмитрий Черняков (Мәскәү) белән мастер-класслар узды, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте. “Татар-информ” хәбәрчесе Чаллы дәүләт курчак театрында режиссер Илгиз Зәйниев тарафыннан куелган “Сак-сок” спектаклен тамаша кылды.

Спектакль ТР Театр әһелләре гранты ярдәмендә сәхнәләштерелгән. Спектакль “Алтын битлек” милли театраль премиясе номинанты.

Бик борынгы “Сак-сок” бәете татар һәм гомумән, төрки халык иҗатчылары өчен һәрчак актуаль тема булды. Әйтик, 2003 елда Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры Рабит Батулла пьесасы буенча “Сак-сок” драма-бәетен чыгарган иде. Режиссеры – Ренат Әюпов, рәссамы – Таң Еникеев, композиторы – Америкада яшәп иҗат итүче күренекле татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинова. 2015 елда Башкортстан кинорежиссеры Айнур Аскаров Казан халыкара мөселман кинофестиваленә “Сак-сок” бәетенә нигезләп эшләнгән “Әсәй” (“Пусть ветер унесет мои слова”) фильмын алып килде. Кыска гына итеп әйтсәк, әлеге мистик драма игезәк балаларын каргаган бүгенге заман анасы турында. “Авызымнан җил алсын” ди ул ни әйткәнен аңлап алгач. Балаларын коткара ул, әмма финалда кара каурый барыбер кала, әйе, сүз көчен җил генә алып китеп бетерә алмый. Сүзне уйлап әйтергә кирәк. Быел «Әкият» балалар үзәгендә «Сак-Сок канатларының сере» дип исемләнгән 2 пәрдәле мюзикл күрсәтелде. Куелыш артистлары - М. Балакирев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе укучылары иде. Проект авторы - Казан консерваториясенең IV курс студенты Гүзәл Абаева.

Чаллы курчак театрында куелган “Сак-сок” спектакле нибары дүртенче тапкыр күрсәтелгән: беренчесе - премьерада, икенчесе - “Алтын битлек” милли премиясенә тәкъдим ителгән дә, “Шомбай-фест” һәм “Һөнәр” фестивальләрендә күрсәтелде.

“Илгиз “Сак-сок” бәете аша ялгызлык темасын ачкан, курку темасын - ди театр белгече Айгөл Габәши. – Бу бик фәлсәфи, гыйбрәтле, хикмәтле хикәят. Аның мотивлары аша Илгиз Зәйниев бүгенге заман кешесе проблемаларын күрсәткән. Кешеләр бер-берләрен тоймый башладылар, ышанмыйлар. Ә бу бит бүгенге көннең зур проблемасы”.

Спектакль теманы төрле яссылыкта күрсәтә. Әби белән бабай, ялгыз карт ана, өйдә ялгыз калган малай, чаңгыларын киеп куян эзеннән чыгып киткән бала, “абонент недоступен” дип русча-инглизчә кабатлап торган телефон... Әнә җир шарын әйләндереп Мөдәррис Әгъләмов курчагы шигырь укый:

"Без йөзәбез… Дөнья ап-ак күбек. Без йөзәбез, менә, шашкан кебек, Безгә тәкъдир язган бөтен ләззәт Бергә килеп баштан ашкан кебек, Мин китәргә тиеш таңга чаклы, Ә бу кичә кабатланачакмы? Кабатланачакмы бу кичә — Китә алмыйм шуны белмичә...

Безнең дәвам шулай яначакмы? Арып-талып уйга калачакмы? — Китә алмыйм, дөнья: — Юк! — дисә, Китә алмыйм шуны белмичә.

Аңа җирән чәчле кыз курчак, тавышыннан аңлашылганча Йолдыз курчагы кушыла. Ул да җир шарын әйләндереп шигырь укый.

Сәхнәгә бик зур Тукай курчагы чыга..."

“Илгиз белән бергә спектакль кую идеясе минеке иде. “Сак-сок” легендасын куюын теләдем. Ә менә чишелеше тулысы белән Илгизнеке. Мин балалар өчен аларның шуклыкларын күрсәтә легенда булыр диебрәк күзаллаган идем. Илгиз бик үзенчәлекле, кызыклы, яңача карашлы проект әзерләде, - диде курчак театрының директоры Зөһрә Митрофанова. - Безгә әле бу спектакль аудиториясен өйрәнәсе бар. Бәет белән таныш булмаган кешегә аны кабул итүе авыррак булыр. “Оскар и розовая мама” спектаклен дә башка берничә тапкыр бушка күрсәтеп, студентларны, балаларны чакырып фикерләр тыңладык, аудиторияне өйрәндек. Хәзер мәктәп балаларына күрсәтәбез. Һәр спектакль үз аудиториясен табарга тиеш. Менә бүген тәнкыйтьчеләргә, журналистларга, фестиваль кунакларына күрсәттек, фикерләр ишеттек. Конференция уздырырга да ниятебез бар”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев