Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Һөнәр» фестивалендәге "комсызлык"

“Әлиф” хореографик спектакленең “Һөнәр” IX Бөтенроссия яшь татар режиссура театр фестивалендә катнаша алмавы техник сәбәпләргә бәйле. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Камал театрының әдәби бүлек мөдире, “Һөнәр” фестиваленең программа директоры Нияз Игъламов “Әлиф”нең “Һөнәр”гә катнаша алмавын аны күрсәтә алырлык театраль мәйдан булмауга бәйләп аңлатты. “Әлиф” мәгълүмати пространствода бик яхшы яктыртылды, безнең максат перифериядәге театр тормышын күбрәк күрсәтү”, – диде ул матбугат конференциясендә. “Мин бит иҗат кешесе, иминлек хезмәте таләпләрен аңлап бетермим. Ә алар ком җәергә рөхсәт итми, бу янгын куркынычсызлыгы белән дә бәйле, ниндидер нормаларга туры килми икән. Без бит дәүләт театры, андый таләпләрне читләтеп үтә алмыйбыз. Тагын бер җитди сәбәп – фестиваль барган көннәрдә Нурбәк Батулланың вакыты булмады”, – диде матбугат чарасыннан соң Нияз Игъламов “Татар-информ” хәбәрчесенә. – “Калеб” җыены чыгарган “Ишекләр” шигъри спектаклен чакырган идек, әмма режиссеры Резеда Гарипова аның буенча репетиция ясау мөмкинлеге юклыгын әйтте. Ул бик репертуардагы спектакль түгел, репетицияләрсез чыгарып булмый”. “Һөнәр” IX Бөтенроссия яшь татар режиссура театр фестивалендә катнашкан 15 спектакльнең алтысы татар телендә. Болар – дәүләт театрлары чыгарган спектакльләр. Татар телендә эксперименталь спектакльләр юк. Фестиваль 9-14 декабрь көннәрендә Казанда үтә. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Камал театры. Мәгълүмат өчен: "Әлиф" хореографик спектакленең режиссеры – Туфан Имаметдинов. Ул өч номинациядә "Алтын битлек" театр премиясенә тәкъдим ителде.

«Татар-информ»

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев