Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Һөнәр" фестивале кысаларында Казанда татар, рус һәм башкорт телләрендә спектакльләр күрсәтеләчәк

Бүген, 19 ноябрьдә, Казанда яшь режиссерларның «Һөнәр» VIII Бөтенроссия театраль фестивале башлана. Ул 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фестивальнең беренче көнендә тамашачылар Дмитрий Волкостреловның «Карина һәм Дрон» спектаклен карый алачак. Павел Пряжко пьессасы геройлары – үзләре яшәгән дөньяга бөтенләй башка карашта булган 14-16 яшьлек мәктәп укучылары. 2000 еллар буыны әле телефон линияләре аша интернетның ни икәнен белми, гаджетлар һәм сайтлар юк, спектакль шунысы белән кызыклы. Режиссер Дмитрий Волкострелов – Санкт-Петербургның «театра post»ына нигез салучы да.

Бүгенге программаны Илгиз Зәйниевнең “Көтү” мелодрамасы йомгаклый. Спектакль премьерасы быел 22 апрельдә булды. Андагы вакыйгалар хастаханәнең бала тудыру бүлегендә бара. Пьеса драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган.

Татарстанның һәм күрше төбәкләрдәге яшь режиссерларның спектакльләре күрсәтелүче традицион программадан тыш, фестивальдә беренче тапкыр Россиянең әйдәп баручы театр әһелләреннән мастер-класслар да оештырылачак.

«Һөнәр+» режиссерлык лабораториясе эшчәнлегендә остазлар яшь режиссерларга иҗади төркем туплау, рәссам, хореограф, композитор, ут кую буенча рәссам, мультимедиале инсталляцияләр белән эшләү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачак. Лабораторияне традицион рәвештә «Реаль театр» Бөтенроссия фестивале директоры, Екатеринбург яшь тамашачы театры директоры урынбасары Олег Лоевский алып бара.

VIII фестиваленең географиясе киң. Биредә Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Уфа, Чаллы һәм Казан режиссерлары бар. Барлыгы «Һөнәр» афишасында татар, рус һәм башкорт телләрендә 16 спектакль күрсәтелгән. Спектакльләр Казан театрларының алты мәйданында барачак. Г.Камал исемендәге театрның зур һәм кече залларында, “Почмак” - «Угол» иҗат лабораториесендә, Яшь тамашачы театрында, Болак яшьләр театрында, В.И.Ленин исемендәге Мәдәният йортында тамашачыларны көтеп калалар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев