Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Һөнәр" фестивале кысаларында Әлмәт театры "Син кайда идең?" спектаклен тәкъдим итте (фоторепортаж)

VIII “Һөнәр” Бөтенроссия яшь режиссурасы фестивале дәвам итә. Кичә - фестивальнең өченче көнендә өч спектакль күрсәтелде: "В розовом", "Единственный берег" һәм "Син кайда идең?".

"Син кайда идең?" – Әлмәт татар дәүләт театрының яңа премьерасы. Ул яшь драматург Ярослава Пулиновичның «Земля Эльзы» дип аталган өр-яңа пьесаларының берсе буенча Татарстан Республикасының атказанган артисты, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Наилә Нәҗипованың юбилее хөрмәтенә махсус куелган. Режиссеры – Илгиз Зәйниев.

Тол калган 76 яшьлек әниең кияүгә чыгам дип ал күлмәк алып кайтса, 72 яшьлек әтиең “Өйләнәм” дисә, фатирын сатып яшь бикәч белән дөнья буйлап сәяхәт кылырга җыенса, балалары ни дияр иде икән? Бөтен җәмгыять ни әйтсә – алар да шуны әйтә: “Саташкан” ди, “Ычкынган” ди, “Безгә каласы малны җилгә очыра” ди, һәм башкалар, һәм башкалар. “Мәхәббәттер ул”, “Алар бер-берсен сөя” дип әйтүчеләр булмастыр, юктыр...

Төп героиня – Эльза Александровна бер атна чамасы элек тол калган 76 яшьлек карчык. Авылда кызы Оля, оныгы Даша яши. Милләте буенча ул немец. Россия немецлары күргән бөтен авырлыкны күргән, гомере буе “фашист” дигән мәсхәрәләүне күтәреп йөргән.

Эльза гомере буе ир белән яшәсә дә, мәхәббәтне телевизордан гына күреп яшәгән. Кыйналган, назлы сүз ишетмәгән, хәтта үбешеп тә карамаган. Ир белән хатын зур йорт җиткергәннәр, тормыш алып барганнар, кызлары Оляны үстергәннәр. Гомер үткән дә киткән... Ирен җир куенына салгач кына Эльза үзенең хатын-кыз булуын исенә төшергән. Яшьлегендә бик матур булган ул, хәзер дә матурлыгын җуймаган. Ул бит әле исән, ул бит әле яши, нигә әле биек үкчәле туфлиләр киеп йөрмәскә?!. “Авыл пычрагында нинди туфли инде?!” ди кызы. “Кырыйдан гына ипләп кенә йөрермен әле”, ди Эльза. Аның туфлиләр киясе килә – бары тик шул гына.

Василий Игнатьевич – 72 яшендә мәктәптән лаеклы ялга озатылган география укытучысы, “дачник”, ягъни, авылдан йорт алып җәен ял итәргә кайткан кеше.

Эльза Александровна оныкчыгы белән арба тартып, немецча көйләп урамнан үтеп бара. Яшь егетләр кебек каршысына Камил Вәлиев, ягъни Василий Игнатьевич килеп чыга...

“Беренче тапкыр егет белән очрашкач нәрсә турында сөйләштегез?” дип сорый Эльза оныгыннан. Аны “егет кеше” Василий Игнатьевич “свидание”гә чакырган, ә ул аның нинди буласын да белми ләбаса. “Кабан белән нәрсә сөйләшәсең инде?!” ди шул “прикольный” Кабанга кияүгә чыгып, бала үстереп яткан оныгы Дашка.

Гомер көзендә очрашкан парлар башкача аралаша:

- Син миңа розалар утыртырга булышырсыңмы? - Мин аларны утырта белмим. - Инструкциясен интернеттан алырмын.

Эльза сөйгәненнән “Сез миңа өйләнерсезме? Ташламассызмы? Кыйнамассызмы? Миңа күлмәк алып бирерсезме һәм кайчагында минем белән сөйләшеп утырырсызмы?” дип сорый. Гомере ир белән яшәп узса да, ул ир белән сөйләшеп утыру бәхетен дә татый алмаган ләбаса.

Ә сөйгәне аңа күлмәк белән күлмәккә килешеп торган сумочка гына түгел, бар җиһанны бүләк итергә әзер. “Фатирымны сатам да, дөнья буйлап сәяхәткә чыгып китәбез” ди ул.

Әмма бәхетле парлар бер төрле уйласа, бар дөнья башкача уйлый. “Мин сине беркая җибәрмим” дип юлына аркылы ята кызы Оля. Ул әнисенең әтисен тиз онытуын кичерә алмый, ул оныкка, аның баласына каласы йортны пыран-заран китереп бетерер дип курка, ул кеше сүзеннән гарьләнә. Ул җәмгыятьнең бер кисәкчеге. Ул башкача уйлый алмый.

Василий Игнатьевичның улы белән килене дә шул ук җәмгыятьнең нәкъ шулай ук уйлаучы кешеләре. Аларга да кулдан ычкынырга торган фатир кызганыч, аларның да әтиләрен карт кеше итеп күрәсе килә... Бу балалар эгоизмы гына түгел, бу җәмгыятьтәге стандарт фикерләү. Монда һәр геройның үз дөреслеге.

Бу спектакль бәхетле булырга кайчан соң түгеллеге турында, бу дөньяда сине аңлардай, сиңа тиң булырлык кешенең табылачагы турында, үзең тормыштан туймасаң, тормышның синнән туймавы турында.

Спектакльдән соң традицион ачык фикер алышулар булды. “Катлаулы язмышлы хатын турында бу кадәр дә йөрәккә үтеп керерлек спектакль караганым юк иде”, диде Рәсимә Сафиуллина, Камал театры хезмәткәре, драматург Юныс Сафиуллиның хатыны һәм Әлмәт театры артисты Дилбәр Әбүнәгыймованың бертуган апасы. Сүз уңаеннан, Дилбәр бу спектакльдә гаҗәеп дәрәҗәдә осталык белән Ольга ролен башкарды. Шулай итеп, режиссер Илгиз Зәйниев ике яшьтәш актрисаның берсенә ана, берсенә кыз ролен тапшырган.

“Спектакль хисләргә тәэсир итә. Эльза ролен башкарган Наилә апа Нәҗипова алдында баш иям”, - диде тележурналист Гүзәл Сәгыйтова.

“Илгиз гаҗәпләндерүдән туктамый. Бу аның иң яхшы эшләренең берсе һәм ул үсештә”, - диде Казандагы бер генә мәдәни вакыйганы да калдырмый торган журналист Рәшит Әхмәтов. Бу спектакльнең ни өчен Камал театрының кече сәхнәсендә күрсәтелүе мәсьәләсе кат-кат күтәрелә башлагач, бәхәскә үзе әйтүе буенча 35 ел Себердә эшләп кайткан тамашачы нокта куйды: “Монысы зур, тегесе кечкенә дип бәхәсләшүләр урынсыз. Әйбәт спектакль! Барысы да чын кебек! Һәркемнең яратырга хакы бар!”

Дөнья классикасында, аерым алганда, татар театрында да “олыгайган мәхәббәт” турында әсәрләр күп түгел. Берничә татар театры куйган “Әбиләргә ни җитми?” моңсу комедиясен (Флорид Бүләков) искә төшерергә мөмкин. Тигез картлык турында Камал театрында Радик Бариев куйган “Сөясеңме, сөймисеңме?” спектакле һәм Тинчурин театрында Рәшит Заһидуллин куйган “Алтын көз” спектакле бар. Алар театрларның репертуарында зур уңыш белән бара. Нибарысы шул.

Нигездә, татар сәнгатендә бу тема әлегә җыр жанрында гына гаҗәеп матур яктыртылган: ул - Әлфия Авзалова репетуарыннан “Картаямыни соң йөрәк?” җыры. Авторлары – композитор, баянчы һәм артист Сафьян Ибраһимов белән ТАССРның халык артисты Гата Нуруллиннар.

“Мәхәббәтсез яшәп булмый Олгайган көннәрдә дә. Картаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да”, - дип җырлый легендар җырчы Әлфия Авзалова.

[gallery link="file" columns="2" ids="11714,11715,11716,11717,11718,11719,11720,11721,11722"]

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев