Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Һиндстан Татарстан белән ике яклы килешүне киңәйтү яклы

Казан Кремленең Губернатор сараенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Панкадж Саран белән очрашты.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Соңгы елларда Һиндстан социаль-икътисади үсештә җитди уңышларга иреште һәм халыкара аренада абруен шактый ныгытты. Россия һәм Һиндстан арасындагы мөгамәләләр ныклы дуслык һәм үзара хөрмәт итү традицияләренә таяна, стратегик партнерлык рухында киңәя», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов тәбрикләү сүзендә.

«Безне сезнең ил белән үзара хезмәттәшлек кызыксындыра. Бу юнәлештә адымнар ясала инде: Татарстан Республикасы һәм Андхра-Прадеш штаты хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлектә килешүләр бар инде. Эшлекле һәм рәсми визитлар оештырыла», – дип өстәде ул.

Татарстан Президенты 2014 елның ноябрендә Нью-Дәһли һәм Мумбайга эшлекле сәфәре тәэсирләре белән бүлеште һәм сәүдә-икътисад, фәнни һәм мәдәни өлкәләрдә аралашуның яхшы баруын билгеләп үтте.

«Узган ел нәтиҗәләре буенча тауар әйләнеше 540 млн АКШ доллары булды. Һиндстан Казан вертолет заводының әйдәп баручы заказчыларының берсе булып тора. Сезнең илгә безнең йөзләгән «Ми» серияле канатлы машиналары җибәрелде. Тагын 50 берәмлек техника әзерләү эшләре бара. Моннан тыш, вертолетларны ремонтлау һәм персоналны өйрәтү эшләре алып барыла», – дип сөйләде ул. 2010 елдан Һиндстанда «КАМАЗ» йөк автомобильләре җыела һәм шушы вакыт эчендә җитештерү фирмасы фәнни-тикшеренү үзәгенә әверелгән.

«Икътисади хезмәттәшлек буенча мөмкинлекләребез зур. Татарстан үзенең башка предприятие продукцияләрен тәкъдим итә ала: суднолар, газ чыгару җайланмалары, шиннар, компрессорлар, медицина инструментлары, машина төзелеше һәм нефть, химия продукциясе. Үз чиратында Һиндстан безгә чәй, кофе, тәмләткечләр, текстиль һәм башка тауарлар кертүне арттыра ала. Авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәсе, спорт, туризм, гуманитар һәм мәдәни алмаш буенча перспективалар шактый икәнлегенә ышаныч белдерә ТР Президенты.

Һиндстан һәм Татарстан белән мәгариф өлкәсендә яхшы мөгамәлә урнашкан. КДМУ һәм КФУда гына да бүгенге көндә әлеге илдән 800дән артык студент белем ала, дип хәбәр итте Р. Миңнеханов.

Татарстанга Һиндстан тәҗрибәсе кызыклы. Һиндстан программалар тәэмин ителеше буенча әйдәп баручы экспортер. ТР Президенты Панкадж Саран әфәндегә республиканың илдә әйдәп баручы IT-үзәк булырга тырышуы турындагы амбициоз планнарын җиткерде һәм Һиндстан компанияләрен «Иннополис» махсус икътисади зонасына чакырды.

Үз чиратында, Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Панкадж Саран вәкил статусында Татарстанга беренче генә тапкыр килүен җиткерде. Республика лидерына һинд делегациясен каршылауда оештыру чараларының югары дәрәҗәдә булуына рәхмәтен белдерде һәм Россия белән Һиндстан арасындагы мөгамәләнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Киләсе елга илләр дипломатик багланышлар урнашуның 70 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев