Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Химград» технополисы территориясендә яңа предприятие барлыкка килергә мөмкин

ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Advenira Enterprises компаниясе вәкилләре очрашты. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда Казанның «Химград» технополисында компаниянең яңа производствосын урнаштыру мөмкинлекләре турында фикерләштеләр. Рөстәм Миңнеханов Advenira Enterprises компаниясе белгечләре, шулай ук Татарстанның нефть һәм нефть химиясе компанияләре вәкилләреннән торган эшче төркем оештырырга тәкъдим итте. Эшче төркемнең бурычы производствоны оештыру буенча хезмәттәшлек мәсьәләләрен җентекләп тикшерү, шулай ук продукцияне куллану өлкәләрен билгеләүдән гыйбарәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев