Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Һиҗрәт" китабы Себергә дә барып җитте

Ниһаять, “Һиҗрәт” китабы Себергә дә барып җитте – аның авторы язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова бу көннәрдә Омск өлкәсендә шушы әсәре буенча очрашулар уздырып кайтты. “Һиҗрәт” романы – моннан бер гасыр элек дин-ислам хакына Себердән Төркиягә күчеп киткән татарлар турында, һәм бүгенге көндә дә Омск өлкәсендә аларның биредә калган нәсел дәвамчылары яши. Фәүзия Бәйрәмова беренче булып бу әсәрен Төркиянең Бөгередәлек авылында яшәүче себер татарларына тәкъдим иткән иде, аннан соң Чаллышәһәре китапханәләрендә халык белән очрашулар уздырды, инде менә ул китапларын төяп, ерак Себергә дә барып җитте. 12 ноябрь көнне Омск шәһәренең Үзәк китапханәсендә язучы белән очрашырга халык зал тулып килде, тирә-юньдәге татар авылларыннан, күрше Төмән өлкәсеннән дә себер татарлары килгән иде. Бу очрашуны Омск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе уздырды, моның өчен мөхтәриятнең рәисе Тамир әфәнде Алимбаевка халык зур рәхмәтләрен әйтте. Шулай ук шәһәр мөхтәрияте активистлары Фагыйлә Чумарова, Розалия Сайганова, Диана Единякова да Фәүзия Бәйрәмованың Себергә сәфәрен югары дәрәҗәдә оештыруда зур ярдәм иттеләр. Фәүзия Бәйрәмова халыкка “Һиҗрәт” әсәренең язылу тарихын сөйләде, йөзләгән татарның, туган якларын мәңгегә калдырып, чит-ят илләргә китүләренең сәбәпләрен әйтте. Бер яктан караганда, бу хәлләр милли фаҗигагә тиң аерылу булса, икенче яктан, татарларның анда да югалып калмыйча, зур сынаулар үтеп сакланып калулары милли батырлыкка тиң. Автор үзе әсәреннән җан тетрәндергеч өзекләр укыды, алар берәүне дә битараф калдырмады. Очрашу экранда борынгы фотолар күрсәтү һәм себер татарларының бүгенге тормышларын чагылдырган күренешләр белән баетылды, милли җырлар да башкарылды. Шулай ук әсәр геройларының нәсел дәвамчылары да чыгыш ясадылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. 13 ноябрь көнне шундый ук очрашулар өлкәнең Большеречье районындагы Үләнкүл авылында да уздырылды. Заманында бу татар авылыннан да дистәләрчә милләттәшебез госманлы иленә һиҗрәт кылган булган, авылда хәзер дә аларның биредә калган нәсел дәвамчылары яши. Язучы белән очрашу башта Үләнкүл урта мәктәбендә булды, йөздән артык татар баласы укыган бу мәктәптә Фәүзия Бәйрәмова ана телебез язмышына күбрәк игътибар бирде. Үләнкүл мәктәбе — өлкәдә татар теле предмет буларак укытылган сирәк мәктәпләрнең берсе, әмма биредә дә ул тулы күләменә укытылмый әле. Фәүзия Бәйрәмова шулай ук мәктәптә урнашкан музейлар, балалар бакчасы белән дә танышты. Кичке якта исә авыл мәдәният йортында язучы белән зур очрашу булды. Олы юллардан шактый еракта, урман араларында урнашкан Үләнкүл авылы – зур тарихлы һәм мәдәниятле авыл, анда бүген дә меңнән артык кеше яши, халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә, аерым фермерлар, сунарчы-аучылар, балыкчылар да бар. Тирә-юньдәге дүрт татар авылын берләштергән җирле үзидарә башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшинаның иң зур борчуы – Үләнкүлгә яхшы юл булмау, ул бу хакта хәтта Казан мөнбәрләреннән дә өзгәләнеп сөйләгән иде. Бу төбәктәге бердәнбер зур, милли татар авылына бөтен яктан ярдәм итү – ул барыбызның да эше, моннан Татарстан Республикасы да читтә калмас, дип ышанасы килә. Юл һәм табигый газ булмауга карамастан, авыл халкы бик тырышып тормыш алып бара. Биредә мәчет тә бар, халык “Наза” ансамбле һәм балаларның “Гөлләр” милли ансамбле Казаннан беренче урыннарны алып кайталар, “Татар үзәге”, “Ак калфак” оешмалары эшләр тора. Фәүзия Бәйрәмова белән очрашуда бу оешмалар барысы да зур ярдәм иттеләр, кичә себер татарларының борынгы җырлары һәм бәет-мөнәҗәтләре белән аралашып барды, шулай ук балалар да милли киемнәрдән чыгыш ясадылар. Язучы белән Үләнкүлдә бу онытылмас очрашуларны оештыруда Ләйлә ханым Мөхәммәтшинаның роле зур булды, халык аңа рәхмәтләрен әйтте. Икенче көнне Фәүзия Бәйрәмова Үләнкүл мәчетендә дә булды, имам Фәгыйль хәзрәт Кулбагин белән очрашты, авылда дин-исламның торышы белән танышты. 14 ноябрь көнне Фәүзия Бәйрәмова Тара шәһәренә килде, яңа салынган “Ихлас” мәчетендә булды, көндез исә шәһәр китапханәсендә халык белән очрашты. Заманында Күчем ханның җәйге ял каласы булган Ялым-Тора инде бүген күбрәк урыс шәһәре, алай да анда ике меңгә якын татар яши. Тарада данлыклы милләттәшебез Габдрәшит хәзрәт Ибраһимов туып-үскән һәм эшләгән, Фәүзия Бәйрәмованың “Һиҗрәт” романында бу шәхескә зур урын бирелгән. Заманында биредә берничә мәчет-мәдрәсә булган, совет чорында татар урта мәктәбе эшләп торган. Хәзер исә Тарада ике мәчет бар, “Нур” татар үзәге эшләп килә, шул исемдәге вокаль ансамбль бар, сабантуйлар уздырыла. Алай да, Тара татарлары башкаларга караганда шактый сүлпәнәйгән, милли тормыштан ерак, бу очрашу вакытында да сизелде. Фәүзия Бәйрәмова “Һиҗрәт” романында Тара шәһәренең ничек чагылышы турында сөйләде, биредә барган тарихи вакыйгаларга туктап үтте. Аның чыгышын Омскидан килгән Фагыйлә Чумарова, “Ихлас” мәчете имамы Ратиф хәзрәт Әхмәтов, “Нур” татар үзәгеннән Гөлшат Сатышева баеттылар, Фәүзия Бәйрәмова бу оешмаларга үзенең “Һиҗрәт” китабын бүләк итте. Алга таба Тара шәһәрендә Габдрәшит Ибраһимов исемендәге урам булдыру һәм яңа салыначак мәчеткә дә аның исмен бирү мәсьәләсе күтәрелде. 15 ноябрь көнне Фәүзия Бәйрәмова Омск шәһәрендә татар милли хәрәкәте вәкилләре белән очрашты, мондагы проблемаларга тукталды. Өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнехановка ул биредәге илледән артык татар авылының тарихы язылмавын, шулай ук татар теленең нибары берничә авыл мәктәбендә, бик аз күләмдә генә укытылуын әйтте. Омск өлкәсе заманында үзенең “Умырзая” ансамбле, “Татар дөньясы” газеталары белән тирә-юньгә дан тоткан иде, бүген исә милләтне саклап калу һәм таныту өчен тагы да югарырак һәм үтемлерәк чаралар кирәк. Өлкәнең төньягындагы кара урманнарда һәм сазлык араларында, көньяктагы сахра-далаларда илле мең чамасы татар яши, аларның тарихлары бик борынгы, ә бүгенге хәлләре исә шактый борчулы. Татар теленең бетә баруы, диннең милләт тормышына кереп җитмәве, моның өстенә юлсызлык, эшсезлек кебек социаль проблемалар халкыбыз язмышын куркыныч астына куя. Алга таба Себердә милләтебезне ничек саклап калырга – сөйләшү шул турыда барды. Әйе, Фәүзия Бәйрәмованың китабында әйтелгәнчә, татарлар бүген мәңгелек һиҗрәттә, күчештә… Бу күчеш милләт файдасына булсын иде, замананың бу авыр сынауларын без, Төркиягә һиҗрәт кылган себер татарлары кебек, динебезне һәм телебезне югалтмыйча үтә алсак иде…      
“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев