Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хезмәтеңне күрә белсәләр, тагын да илһамланып эшлисе килә" - Фернат Насыйбуллин (әңгәмә)

Моннан 19 ел элек Тинчурин театрына мәдәният һәм сәнгать институтыннан бер төркем яшь артистлар килде. Хәзерге вакытта аларның сәхнәдә үз йөзе, үз урыны бар. Бүгенге көндә Кариев исемендә ге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театрында эшләүче Фернат Насыйбуллин шуларның берсе. – Фернат, син көтмәгәндә генә Тинчурин театрыннан китеп бардың. Ни өчен күчәргә булдың? – 13 ел буе Наил Шәйхетдинов, Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар белән уйнау минем өчен зур мәртәбә иде. Әмма анда күбрәк эпизод рол­ьләрдә генә уйнарга туры килде. Рухи азык җитмәде дисәм, дөрес булыр. Сәнгать белгече Станиславскийның «артист өчен кечкенә рольләр юк...» дигән сүзләре белән килешмим. Минем саллырак, дәрәҗәлерәк рольләр уйныйсым килде. Шуңа күрә театрда беркем белән дә араны бозмыйча китеп бардым. – Яшь тамашачылар театрында ничегрәк кабул иттеләр үзеңне? Режиссер нинди рольләр белән сөендерде? – Бу театрда иҗатымның икенче этабы башланды. Нуриәхмәт Сафин, Рәмзия Закирҗанова, Халидә Сөнгатуллина кебек киңәшләшердәй артистлар бар. Тәҗрибә туплау артистка бик ярдәм итә ул. Мәрхүм Наил абый Шәйхетдинов: «Артистка күпме роль булса да җитми», – ди торган иде. Чыннан да шулай. Мин биредә дүрт ел эчендә шактый рольләр уйнарга өлгердем. Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклендә – Хәмит, Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» әсәрендә – Әбүбәкер, Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы»нда – Генерал, «Башмагым», «Нигез ташлары»нда берничә рольдә һ.б. спектакльләрдә уйнау насыйп булды. – Артист һәр ролен йөрәге аша кичереп уйнаса да, күңеленә иң якыны булмый калмыйдыр. – Әйе, йөрәгемә сары май булып ята торган андый ролем минем дә бар. Ул – «Кичер мине, әнкәй!»дәге Әбүбәкер образы. Икенче пландагы гына роль булса да, яратып уйныйм. Әбүбәкер – хезмәт сөючән, өйләнмәгән, гомер буе яшьлек мәхәббәтен көтеп яшәүче ир-егет. Тамашачы да аны ярата. Узган ел аның өчен театрда «Тамашачы мәхәббәте» төрендә бүләк тә тапшырдылар. Хезмәтеңне күрә белсәләр, тагын да илһамланып эшлисе килә. – Фернат, син театр белән генә чикләнмисең. Шактый еллар сәхнә серләренә балаларны да өйрәтәсең. Театр түгәрәгенә килүчеләрне ничек сайлап аласың? – Башта кастинг үткәрәм. Биетеп, җырлатып, шигырь сөйләтеп карыйм. Укытучылар да сайлап алырга ярдәм итә. Театр түгәрәгенә йөргән кызлар арасында сәнгать юлыннан китүчеләр дә бар. 3-4нче сыйныфларда түгәрәккә килгән укучылар белән «Беренче мәхәббәт»не уйнар дәрәҗәгә җиттек. Әле шушы арада гына премьераны мәктәптә укытучылар, ата-аналар бик яратып карадылар. «Көлдердегез дә, елаттыгыз да. Рәхмәт сезгә!» – дигән сүзләрне ишетү бик күңелле булды. Без әлеге спектакль белән «Иделкәем» театр фестивалендә дә катнашырга уйлыйбыз. Моннан берничә ел элек «Иптәш командир» дигән спектакль белән гран-при алган идек инде. – Тормышта үз алдыңа куйган максатларың тормышка ашамы? – Бу сорауны күптән көткән идем. Йолдызнамә буенча Кысла мин. Кысла бер адым артка чигенсә, ике адым алга китәргә тиеш. Мин йолдызнамәләргә ышанам. Чыннан да, үземә охшаш яклары күп икән. Аллага шөкер, әлегә кадәр максатларыма ирешеп барам. – Рольләр ятлап образларга кергәнче, артист йокысыз төннәрен дә шактый кичерә. Шулай да сәхнәдә синең өчен иң рәхәт мизгелләр нинди? – Әгәр образга кереп бетәсең икән, шул чагында үзеңдә ышаныч тоясың. Синең 100 процент ышанып уйнаганыңны тамашачы яхшы кабул итә икән, иң җиңел, рәхәт мизгелләр әнә шул була. – Гаиләдәгеләрнең синең һөнәргә мөнәсәбәтләре? – Хатыным Гүзәлия бухгалтер булып эшли. Ул да, балалар да театрны яраталар. Мине аңлыйлар. – Балаларыгыз нәрсә белән мавыга? – Улым Булат үзе язган шигырен укып, төбәкара конкурста лауреат исемен алды. Кызыбыз Алия биюгә, музыкага йөри. Скрипкада уйный. Кичләрен өйдә концерт куярга ярата. Безне шулай ял иттерә.
 Люция Хәбибуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев