Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде

“Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан Дәүләт Советының XIX утырышында “Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында” 242-5 нче номерлы республика закон проекты 3 укылышта кабул ителде. Бу, Татарстан законын федераль закон белән тәңгәл китерү максатыннан, эшләнә. 1 июльдән алып, “Хезмәт ветераны” исеме СССР һәм РФ орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнар гына түгел, Россия Президентының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булучыларга да биреләчәк. Хезмәтендә аерым дәрәҗәләргә ирешүчеләр, ведомство билгеләре алучылар һәм кимендә бер өлкәдә 15 ел эшләүчеләргә дә “Хезмәт ветераны” исеме биреләчәк. Пенсияне билгеләү өчен хатын-кызларның 20 ел, ә ир-атларның 25 ел хезмәт стажы булу шарт. Моңа кадәр “Хезмәт ветераны” статусын алуда стажга бәйлелек юк иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев