Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хезмәт министрлыгы Татарстанда 2018 елның гыйнварындагы ял көннәре турында мәгълүмат җиткерде

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, 2018 елның гыйнварындагы ял көннәре турында мәгълүмат җиткерә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала. 2018 елда эшләми торган бәйрәм көннәре – 6 һәм 7 гыйнвар ял көннәренә, шимбә-якшәмбегә, туры килә. Шулай итеп, 6 гыйнвар ялы – 9 мартка, 7 гыйнварныкы – 2 майга күчерелә. Шул рәвешле, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнварда ял итәчәк.
Татар информ
фото: 2016.life

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев