Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Хәзинә” милли сәнгать галереясы төнгә кадәр эшләячәк

“Хәзинә” Милли сәнгать галереясы, “Музейда төн” акциясе кысаларында, 21 майда төнгә кадәр эшләргә планлаштыра. “Хәзинә”гә килүчеләр өчен сәгать иртәнге 10 нан төнге 10 га кадәр экскурсияләр оештырылачак. Тамашачыларга 7 күргәзмә тәкъдим ителә. “Хәзинә” кунаклары Х.Якупов, И.Зарипов, Н.Фешин, Б.Урманче эшләрен, XX гасыр Татарстан рәссамнары иҗатын, бөек шагырь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан һәм рәссам Шамил Нигъмәтуллинның тууына 65 ел тулуга багышланаган күргәзмәләрне тамаша кыла алачак. Шулай ук, сирәк очрый торган китаплар күргәзмәсе, Н.Фешинның “Портрет Вари Адоратской” янында истәлеккә фотосурәткә төшү, “Ивушка” хатын-кызлар хоры концерты, Ольга Левандна һәм Гүзәл Саттарова башкаруында мәхәббәт лирикасы һәм французча шансон, “Renaissance” камера оркестры башкаруында “Мәхәббәт тәкыясы” музыкаль программасы һ.б. мәдәни чаралар тәкъдим итү күздә тотыла. Бу хакта галереяның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев