Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хәзинә" Милли сәнгать галереясендә рәссам Григорий Эйдиновның күргәзмәсе ачыла

2 февраль көнне “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә рәссам Григорий Эйдиновның күргәзмәсе ачыла. Экспозициягә аның йөзләп эше кергән. Күргәзмә аның 70 яшьлек юбилеена багышлана.  Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Григорий Эйдинов – Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты, республика “Бәллүр каләм” һәм халыкара “Төрксой” премиясе лауреаты. Аның әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, “Казан” милли-мәдәни үзәге, шулай ук Алабуга, Киров, Касимово, Төркиянең Чанаккал һәм Әнкара музейларында саклана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев