Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хәзинә" Милли сәнгать галереясендә ике тарихи истәлеккә багышланган фотокүргәзмә ачыла

Бүген “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә ике тарихи истәлекнең - Болгар шәһәрлеге һәм Зөя утрау-шәһәренең яңадан торгызылуына багышланган фотокүргәзмә ачылачак. Татарстан Мәдәният министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, күргәзмәгә “Болгар” һәм "Свияжск утрау-шәһәре” музей-тыюлыклары, Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмаларыннан фотосурәтләр куелачак. Рәсемнәрдә әлеге ике тарихи объектның элеккерәк чорлардагы күренешләрен, бүгенге көннәрдә – яңарыш кичергәннән соң төшерелгән сурәтләрдә дә күрергә мөмкин булачак. Казанның танылган фотография осталары Евгений Канаев, Валерий Павлов, Фәрит Гөбәев, Андрей Богданов, Сергей Ермолаев, Александр Семенов, Сергей Максимов һ.б. авторларның эшләре күргәзмәгә килүчеләрдә аеруча кызыксыну уятыр дип көтелә. Элеккерәк төшерелгән фотосурәтләр мөселман һәм православие диннәре хакимлек иткән тарихи урыннарда соңгы елларда үткәрелгән киң масштаблы төзекләндерү-яңарту эшләрен күзәтеп-чагыштырып карарга да мөмкинлек бирер, диләр күргәзмәне оештыручылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев