Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә Хәмзә Шәриповның күргәзмәсе ачыла

21 сентябрь көнне 16:00 сәгатьтә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә авангардчы рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәриповның күргәзмәсе ачыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Хәзинә” милли сәнгать галереясе хезмәткәрләре хәбәр итә.
Күргәзмә рәссамның 60 яшьлеге уңаеннан оештырыла. Проектта Хәмзә Шәриповның 50дән артык хезмәте урын алачак.
Сәнгать галимнәре аны "милли аванград" юнәлеше вәкиле, дип атый. Кылкаләм осталары арасында интарсия ысулы белән иҗат итүчеләр алай күп түгел. Хәмзә Шәрипов  тирән фәлсәфи фикер иясе булуы белән дә аерылып тора. Төрки, болгар, татар мифларына таянып иҗат итә ул. Төрки фольклорны шактый тулы ачып бирә. Милли мифларны, традицион символларны оста файдалана, татарның үткәне хакында фикер йөртер өчен җирлек тудыра. Милли җанлы, үткәннәребезне нечкә тоемлаучы шәхес буларак та, аның әсәрләре күпләрне үзенә тартып тора.
“Хәмзә үзенең картиналарында бүгенге халәтен күрсәтергә тырышкан кебек, - ди сәнгать белгече Рауза Солтанова. - Кешенең күзендә аның күңеле чагыла, диләр. Ә кылкаләм остасының картинасына карагач, рәссамның үзен аңлый башлыйсың. Аның туган җире, кайда, нинди гаиләдә үскәнен чамаларга мөмкин. Хәмзә картиналарында аның татар дөньясына сусаганы сизелә. Хәмзә ул – республикабыз рәссамнары арасында милли җанлылыгы белән аерылып торучы чын татар рәссамы. Ә киңрәк алсак, шул ук вакытта, ул гомумкешелек кыйммәтләрен дә ачып бирә, нинди төбәккә генә барса да, аны төрле милләт вәкилләре яхшы аңлый. Үз дөньясына гына йомылып яшәми, төрки дөнья белән генә дә чикләнеп калмый. Әсәрләрендә бүгенге реаль тормышны күрсәк тә, үзебезгә якын әйберләрне очратсак та, ул үз фәлсәфәсен, дөньяны аңлавын, татар кешесенең пластик фикерләвен күрсәтә.
Аның картиналарында нокталар юк. Зур рамда кечкенә картина биргән. Бу безгә "дәвам итегез" дигән мәгънә сала. Гүя фантазиябезне җигәргә этәрә кебек Хәмзәнең күргәзмәгә куелган эшләре. Хәмзә бер жанр кысаларында гына эшләми. Картиналарыннан пейзаж, картина, натюрморт һәм барысы бергә кушылганын да күреп алырга мөмкин. Иҗаты традицион кысаларга гына сыймый. Мин аларны фәлсәфи картиналар дип атар идем. Һәрбер иҗат кешесендә ниндидер табышмак булырга тиеш. Хәмзә дә безгә табышмак бирә. Аның эшләре үзенчәлекле, фәлсәфи, күңелләрне дулкынландыра һәм рухландыра”.
Авторның юбилее уңаеннан оештырылган күргәзмә 2017 елның  22 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев