Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хәзинә" Милли галереясендә "Казан – анда минем киләчәгем..." дип исемләнгән күргәзмә ачыла

Бүген, 21 февраль көнне 16.00дә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” Милли галереясендә рәссам, фотограф, дизайнер Александр Родченконың тууына 125 ел тулуга багышланган “Казан – анда минем киләчәгем...” дигән күргәзмәсе ачыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. родченко А.Родченконың 15 ел гомере безнең шәһәр белән бәйле. Биредә ул рәссам булырга карар иткән. Ул Казан сәнгать мәктәбенең Н.И.Фешин остаханәсендә белем алган, анда булачак хатыны Варвара Степанова белән танышкан. 1916 елда Мәскәүгә киткәннән соң да, Александр Родченко Казан белән элемтәсен өзмәгән. Иртәгә ачылачак юбилей экспозициясендә А.Родченко һәм аның хатыны В.Степанованың Казандагы иҗатына кагылышлы материаллар кергән. Экспонатларның күбесе беренче тапкыр күрсәтелә. Бу 1910-1929 елларга караган документаль фотосурәтләр, архив документлары, басма матбугат, автографлар, А.Родченко һәм шул чорга караган башка авторларның эшләре. Шулай ук бирегә килүчеләр беренче тапкыр рәссамның оныгы А.Н.Лаврентьев 2016 елда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее фондына тапшырган эшләрне дә күрә алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев