Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хәзинә" Милли галереясендә IV Казан халыкара басма графика күргәзмәсе эшли башлады

“Хәзинә” Милли галереясендә “Всадник” IV Казан халыкара басма графика күргәзмәсе (биеннале) эшли башлады, ул Казан мәйданчыкларында 8 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Биеннале ачу тантанасы Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Новая музыка” камера оркестры чыгышыннан башланды. Конкурс программасында оештыру комитеты адресына 17 илдән 200гә якын эш җибәргән 100дән артык рәссам катнаша. Быел конкурсның бүләк фонды 100 мең сум тәшкил иткән. Беренче өч урынга бүләкләр каралган, быел тагын бер яшьләр номинациясе – «Перспектива» ачылды. Съезд программасына басма графика тарихына һәм аның заманча формаларына, куратор экскурсияләренә һәм күргәзмәләренә багышланган лекцияләр, мастер-класслар кергән.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев