Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хәзинә" галереясендә кыргыз рәссамнары һәм һөнәрчеләре күргәзмәсе ачылды

Кыргыз делегациясе Казанга – Татарстанда Кыргызстан мәдәният көннәренә – иллегә якын хәзерге заман рәссамнарының һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләрен алып килгән. “Хәзинә” милли сәнгать галереясенең Бакый Урманче эшләренең даими күргәзмәсе урнашкан өченче катында кыргыз рәссамнары һәм һөнәрчеләре күргәзмәсе ачылды. “Минем хәтеремдә бу кыргыз сәнгатенең беренче күргәзмәсе”, - диде тантананы алып барган сәнгать белгече Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. “Кыргыз мәдәнияте һәм сәнгате безгә шулкадәр якын. Без “Манас”ны беләбез, Чыңгыз Айтматовның иҗатын беләбез, “акын” сүзе безнең өчен дә метафора булып йөри. Болар бар да безгә таныш. Безнең бу аралашуыбыз барыбыз өчен дә бик әһәмиятле”, - диде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова. Кыргызстан Республикасының сәнгатьне үстерү идарәсе башлыгы Дамира Алышбаева Бишкәктә үзенең татар тапшыруларын каравы турында әйтеп үтте, кыргыз халкының күчмә цивилизациясе турында мәгълүмат бирде. Ул Чыңгыз Айтматовның әнисе татар булуын искә төшереп, язучының 90 еллык юбилеен бергә үткәрергә тәкъдим итте. Кыргыз сәнгать белгечләре күргәзмәгә килүчеләр өчен экскурсия оештырды. Күргәзмәгә 35 картина һәм 12 декоратив-гамәли сәнгать әсәре куелган иде. Соңгылары, нигездә, киездән ясалган эшләнмәләр. Кыргыз сәнгать белгечләре киезгә ефәк кушып, яисә күн белән гаҗәеп сәнгать әсәрләре тууын ассызыкладылар. Кыргызларда курчак ясау традициясе булмаса да, бүгенге дизайнерлар киездән матур курчаклар ясап та таныла башлаганнар. Казанга шундый коллекцияләрнең дә берсен китергәннәр иде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев